Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көзге кубок» фестивалендә Гран-при яуладык

Чаллы шәһәре 9нчы мәктәбенең «Кояшкай» КВН командасы татарча «Әйдә, шаярт!» КВН лигасының зона этабында Гран-прига лаек булды.

Чаллы шәһәре 9нчы мәктәбенең «Кояшкай» КВН командасы татарча «Әйдә, шаярт!» КВН лигасының зона этабы булган «Көзге кубок» фестивалендә катнашып, җиңү яуладылар һәм Гран-прига лаек булдылар. Балалар Ильяс Хәсәнов Кубогы һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Команданың җитәкчеләре: Кареева И.И, Хатмуллина Р. Х.. Ярыш 6нчы ноябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында үтте.

Бу зур җиңү җиңел генә бирелмәде, әлбәттә. Моның өчен җиң сызганып эшләргә туры килде: Маузир Гыйниятуллин кубогына КВН фестивалендә катнашып, беренче чирканчык ясау һәм «Сезон ачылышы» номинациясен яулау, аннары каникуллар буе иртәдән кичкә кадәр Чаллы татар дәүләт драма театрына репетицияләргә йөрү, сценарий өстендә бертуктаусыз эшләү, сәхнәдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнү...

Сәхнә серләрен безгә Казаннан чакырылган артистлар Сирень Бәйрәмов, Айназ Абдуллин, Фаил Баязитов, Гафур Ибраһимов төшендерде. Алар белән эшләү искиткеч кызык, рәхәт булды.

Бу уенда катнашу балаларга сәхнә осталыгы буенча шактый зур тәҗрибә, яңа дуслар, татар дөньясы буенча күп яңа белемнәр бирде.

Афәрин, «Кояшкай»! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын сиңа!

Хатмуллина Р. Х.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев