Көзге каникулларны — китапханәдә!
Каравыл, Фунтикны урлаганнар!!!
Каравыл, Фунтикны урлаганнар!!! Борчылмагыз, Фунтик табылды. Әлеге сүзләр «Фунтик һәм аның дуслары» маҗараларын зәңгәр экраннардан, карап ускән безнең буын балалары, әлбәттә, бик яхшы хәтерли.
Көзге каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәренең «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә, «КитапЛаб» проекты кысаларында оештырылган йомгаклау чарасына килгән мәктәп укучылары өчен, озак истә калырлык могҗизалар һәм мавыктыргыч цирк уеннары уздырылды. (Чаралар ел дәвамында каникул вакытында уза.)
Катнашучылар әкият персонажлары Фунтик, Белладонна, клоун Бомбино һәм дөньядагы иң яхшы шымчы Пинчер белән бергә циркка китәләр, анда һәркайсы, «Житез куяннар» цирк жонглёрлары уенынарын башкарып, кайнар эзләр буенча, җитезлек белән китаптан, югалган геройларны эзләп табалар.
Яшь укучылар, түгәрәк буенча бер-берсенә мактау сүзләре әйтеп, әкият геройларының игелекле гамәлләрен искә төшерделәр, кешеләргә, хайваннарга ничек игелекле мөгамәләдә булырга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.
Чарада катнашкан һәр бер кеше бик күп уңай эмоцияләр алып, бу якты көнне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр! Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе.
Якты костюмнар, кызыклы сюжет, уен мизгелләре, могҗизалар, химик тәҗрибәләр, тамашачыларны шаккатырды. Балалар канәгать калдылар һәм киләсе кышкы каникулда узачак чираттагы чараларны көтеп калдылар! Сез әле дә каникулларны кая ничек уздырырга белмисезме?!
Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резедә Валеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев