Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көтелмәгән җиңү яки Зур иҗат бәйрәме

Урыннар билгеләнеп бетте, мине генә әйтмиләр. Инде ялгышлык белән исемлектән төшеп калганмын дип тә уйларга өлгердем...

Үз номинациямдә исемемне ишетмәгәч, инде махсус призга калганмын дип көендем. Әле янымда утырган кыз да, минем моңсуланганны күреп: “Әйдә, борчылма, әле зуррак җиңүләр булыр,” – дип юатты. Урыннар билгеләнеп бетте, мине генә әйтмиләр. Инде ялгышлык белән исемлектән төшеп калганмын дип тә уйларга өлгердем...

Менә инде 21 ел рәттән “Сәләт” оешмасы җыр-моңга гашыйклар, шигърият сөючеләр өчен Рөстәм Бикмуллин исемендәге “БикаФест” фестивален үткәрә. Әлеге чара яшьләрдә иҗатка мәхәббәт уяту, “Сәләт” мохитен киңәйтү 
максатыннан оештырыла.

Бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан 100 дән артык гариза кабул ителгән: Мамадыш, Теләче, Питрәч, Яшел Үзән, Арча – кайдан гына юк монда катнашучылар! Һәм алар барысы 11-12 ноябрь көннәрендә “Сәләт”нең “Йолдызлы” базасында очрашты.

“Рөстәм Бикмуллин кебек шәхесләрнең якты истәлеге һәрвакыт яшәр, ә сез, яшьләр – аның дәвамчылары. Сезнең күркәм чыгышларыгыз Рөстәм абый рухына рәхмәт булып ирешсен!” – дигән сүзләр белән башланып китте 
фестивальнең ачылышы. Дөрестән дә, Рөстәм абый бала җанлы, позитив рухлы кеше, чын яшьләр лидеры булган, “Сәләт” оешмасын бик яраткан. Һәм “Сәләт” аның хәтерен мәңгеләштерү өчен бу фестивальне оештыра башлаган да. 2003 нче елда фестивальгә “БикаФест” исеме бирелә. 

Элегрәк, Рөстәм абый музыканың бард өлкәсен ошату сәбәпле, фестиваль бары тик бер юнәлештә генә үткәрелгән. Әмма хәзер ул колачларын киңәйтте. Һәм әлеге бәйге номинантлары бүгенге көндә лаеклы шагыйрь һәм җырчылар буларак танылган.
Фестиваль бары ике көн барды, әмма күңелдә якты хатирәләре белән зур урын алырга өлгерде. Беренче көнне ачылыш тәмамланганнан соң, жюри әгъзалары каршында чыгыш ясау башланды. Каушатмый мөмкин түгел, чөнки жюри буларак танылган җырчылар, сәхнә артистлары һәм язучылар чакырылган. Алар арасында: Римма Ибраһимова, Илүсә Мусина, Рәмис Аймәт, Резеда Сәлахова, Йолдыз Миңнуллиналар. 


Мин үзем шигърият номинациясендә катнаштым. Узган ел белән чагыштырганда быел көндәшлек аеруча зур иде. Һәр катнашучының чыгышы таң калырлык. Шуңа, начар чыгыш ясамасам да, артык урынга өметләнмәгән 
идем дә. Чыгыш ясаудан тыш, актерлык осталыгы буенча остаханәләрдә яңа белемнәр тупладык, кичке чараларда актив катнаштык. Вакыт тиз һәм күңелле узды. Әлбәттә, бәйге өлеше тәмамланганнан соң, жюри әгъзаларыннан да кире элемтә алдык. Алар безгә хаталарыбызны күрсәтеп, ни рәвешле сөйләү дөресрәк булуын искәрттеләр, файдалы киңәшләрен бирделәр. Нәфис сүз сөйләүчеләрнең бүгенге көн проблемасы – әсәрне артык дөрес һәм сәнгатьле итеп сөйләргә омтылу, аның төбенә төшенеп, үзең аша үткәрмәү. Бу хакта Йолдыз Миңнуллина сүзләре хәтеремдә калды: “Текст – ул сезнең өчен бары кушымта гына. Төп игътибар сезнең эчке дөньягызга булырга тиеш, сезнең теге яки бу әсәрне ничек итеп тоемлавыгызга”. Килешми мөмкин түгел.


Икенче көнне исә, гала-концертка үтүем билгеле булды. Ләкин анысы билгеле булса да, югары дәрәҗәдәге урын алуың әле гарантияләнмәгән. Көн буе актлар залында чыгышларыбызны кат-кат кабатлап мәш килдек. Һәм, ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел, бүләкләү тантанасы килеп җитте. Чыгыш ясаганнан соң, әле яңа фестивальдә танышкан иптәш кызым Зәлия белән сәхнә артыннан чыгып барганда, Зәлия төп җиңүчеләргә биреләсе статуэткаларны күрде дә:
– Их, менә шуларны алсаң иде! – ди.
– Иий, кая инде, хыялланма, әйдә киттек, - дип ашыктырдым мин. Ә юкка булган икән сүзләрем...
Иң элек шигърият номинациясенә нәтиҗәләр ясалды. Үз исемемне ишетмәгәч, инде махсус призга калганмын дип көендем. Әле янымда утырган кыз да, минем моңсуланганны күреп: “Әйдә, борчылма, әле зуррак җиңүләр булыр,” – дип юатты. Урыннар билгеләнеп бетте, мине генә әйтмиләр. Инде ялгышлык белән исемлектән төшеп калганмын дип тә уйларга өлгердем. Бер заман “Гран-при иясе – Айгөл Фәттахова”  дип игълан итмәсеннәрме?! Ул мизгелдәге хис-кичерешләр әйтеп бетергесез! Ә аннары күп тә үтми, икенче гран-при иясе шул иптәш кызым, талантлы җырчы, Зәлия Әүбәкерова булуы ачыкланды! Менә шулай очраклы рәвештә генә башланып киткән дуслыкны уртак җиңү тагын да якынайтты.
Бүләкләү тәмамланганнан соң, Рәмис Аймәт янына рәхмәт әйтергә килгәч, аның: “Сине бик лаеклы итеп таптык гран-прига. Шундый табигый һәм бернинди пафоссыз сөйлисең,” – дигән сүзләре җаныма май булып ятты.

Бу елгы “Бикафест” аеручы истәлекле һәм онытылмас булып калды. Әлеге вакыйгалардан соңгы хис-кичерешләр әле озакка җитәр. “Бикафест” сыман зур иҗат бәйрәмнәре ешрак булын һәм анда елдан-ел күбрәк яшьләр катнашуын телим!
Айгөл Фәттахова.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев