Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошлар – безнең канатлы дуслар!

Һәркөн иртән җимнәр сибәм. Кошкайларым, килегез!

   Үзенең салкыннары, йомшак ак карлары белән салкын кыш килеп тә җитте. Бөтен дөньяга үзенең мамыктай йомшак юрганын япты. Кыш айлары канатлы дусларыбыз өчен бигрәк тә авыр чор. Салкыннарга караганда кошларның күпчелеге ачлыктан һәлак була. Кошларга ярдәм итү максатыннан, безнең Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары ел да аларны тәмле җимнәр белән сыйлый. Ә быел әти-әниләребез, әбиләребез ярдәмендә балалар кошлар өчен яңа, уңайлы җимлекләр ясадылар. Балалар һәркөн иртән үзләренең җимлекләренә килгән кошларны күзәтеп, җим салып торалар.

Һәркөн иртән җимнәр сибәм,

Кошкайларым, килегез!

Яңа иркен җимлекләргә

Әйдә, рәхим итегез! 

Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы, Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Арча районы, Акчишмә башлангыч мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев