Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошлар ашханәсе

«Әти белән киңәштек тә, бергәләп, җимлек ясап куйдык. Чыдам булсын, дип тактадан эшләдек» дип яза Әмир Шәйхетдинов.

Кыш — кошлар өчен бик авыр вакыт. Аларга калын кар астыннан азык табу авыр. Узган яз салкын булганлыктан, агачларда миләш, балан һәм башка җимешләр дә юк. Болар турында укытучы апа белән табигать белеме дәресендә сөйләштек. Миңа кошлар бик кызганыч булды. Тәрәзәдән карап тордым — алар бик туңганнардыр, туп кебек түгәрәк булып агач ботакларына кунаклаганнар. Шул вакыт Илсөя Насиховнаның: «Сез җимлекләр куеп, кошларга ярдәм итә аласыз,» – дигәне исемә төште.

Әти белән киңәштек тә, бергәләп, җимлек ясап куйдык. Чыдам булсын, дип тактадан эшләдек. Җим сала торган урыны да тирән — ризыклар коелмаячак. Як-якларын ачык итеп куйдык, кошчыклар рәхәтләнеп очып керә ала. Җилдән, кар-бураннан ышыкланырга җайлы булсын өчен түбәсен дә ныклы итеп ясадык. Җимлегебез матур да, уңайлы да килеп чыкты.
Җимлекне мәктәпкә алып бардым. Сыйныфташларым да кызыкты, ялга кайткач үзләре дә ясап куяр әле. Ә мин ясаганын сыйныф тәрәзәсе каршындагы агачка элеп куйдык. Кошлар сыйланганны бергәләп күзәтәбез.

Әмир Шәйхетдинов, Мөслим районы Түбән Табын интернат-мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев