Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошлар - безнең дуслар!

Апрель ае табигатькә ныклап яз хакимлеген алып килгән мизгелләрдә, балаларга әйләнә-тирәне өйрәнү буенча дәресләр үткәрү бик кулай. 

Алабуга шәһәренең 1нче гимназия-балалар бакчасында шул уңайдан бик җанлы чаралар, тематик шөгыльләр уздырылды. Бигрәк тә җылы яктан кайтучы дусларыбызга кагылган белем бирү эшчәнлеге вакытында күчмә кошларның туган якка әйләнеп кайту эзлеклелеген  аңлату -  уңышлы алым булганын билгеләп үтәсебез килә.

Санамышлар ярдәмендә уен җитәкчесен билгеләү, дидактик уеннар уйнату да шөгыль барышын җанландырып җибәрде. «Пародист» кушаматын алган сыерчыкны аудиоязмада тыңлаганда, балаларның әсәрләнүләрен күрү бик шатлыклы мизгелләр булды, чөнки алар сыерчык сайравында башка кошларның тавышларын, хәтта, тавык кыткылдаганын дә ишетеп таный алдылар.

Бергәләшеп кошлар рәсемнәрен ясап, стена газетасына туплау, балаларда җаваплылык хисләрен арттырды, бу өлештә алар баш редактор, рәссам эшен үз җилкәләрендә татыдылар.


Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүнең чираттагы эшчәнлеге дә  мавыктыргыч булып үтте. Балаларның алган белемнәрен тормышта куллана алулары куйган хезмәтебезгә зур нәтиҗә булыр дигән ышанычта калабыз.


Мөхәмәтгәрәева Розалия Эрнист кызы, Зарипова Рәмилә Равил кызы, Алабуга шәһәренең  1нче гимназия-балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев