Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көн саен экскурсиягә барабыз

Җәйнең беренче көненнән без, гимназиянең 40 укучысы мәктәп яны лагерына йөри башладык.

Җәйнең беренче көненнән без, гимназиянең 40 укучысы мәктәп яны лагерына йөри башладык. Иртән килеп, хәл-әхвәлләрне сорашкач, без иртәнге зарядкага тезеләбез. Безгә зарядканы Айгөл апа Ситдикова оештыра. Аннан яңа дәрт, яңа көчләр белән иртәнге ашка керәбез. Пешекчеләр әзерләгән туклыклы һәм файдалы ризыкларны ашагач, җиң сызганып эшкә тотынабыз. 


Һәр көнебез мавыктыргыч уза. Вожатый апа-абыйларыбыз төрле кул эшләренә өйрәтәләр, КВН, викториналар уздыралар. Ә менә көн саен диярлек оештырылган экскурсияләр бигрәк тә кызыклы. Без Мөслим буйлап рәхәтләнеп сәяхәт итәбез. Спорт мәктәбендә, китапханәдә, «Кояшлы Ык» ял паркында, Тукай, Пушкин скверында, Курай паркында булдык. Җәмигъ мәчетенә бардык.

Ә иң ошаганы «Туган як» музеенда булды. Без анда ике группага бүленеп кердек. Малайлар группасын Равил абый хайваннар бүлеге белән таныштырган. Ә безне, кызларны, Венера апа борынгы авыл күренеше бүлегендә йөртте. Без анда бик күп мәгълүмат алдык. Алай гына да түгел, борынгы бизәнү әйберләре белән таныштык һәм үзебез дә беләзек ясап карадык. 


Җәйге мәктәп яны лагеры миңа һәм дусларыма бик ошады, чөнки мин бик күп дуслар таптым һәм ялымны файдалы уздырдым. 


Асылъяр Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев