Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көн кадагында — әдәби конференция!

Татар әдәбиятының җәүһәре, танылган язучы Ибраһим Гази турында күбрәк белү өчен безнең мәктәп укучыларына яхшы мөмкинлек тә туды әле!

Юкка гына, «Әдәбият — тормыш сукмагы буйлап баручы фән» — дип әйтмиләр. Язучы, шагыйрь һәм драматург исемен йөртүче лаеклы шәхесләр үзләренең әсәрләре аша безнең күңел халәтебезне үзгәртергә сәләтле. Тормыш ямен, яшәү асылын аңлатыр өчен алар зур көч куялар. Каләменә тугры калып, халык күңелендә гасырылар буе яшәүче иҗатчылар байтак дип сөенә алабыз. Татар әдәбиятының җәүһәре, танылган язучы Ибраһим Гази турында күбрәк белү өчен безнең мәктәп укучыларына яхшы мөмкинлек тә туды әле!

27нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында иҗади кичә узды. «Онытылмас еллар кайтавазы» исемле чара туылысынча Ибраһим Газиның иҗатына багышланды. Китапханә хезмәткәрләре килгән кунакларга язучының авыр тормыш юлы турында сөйләделәр. Шул кыен вакытларны ничек уздырып җибәрә алуы хакында язылган автобиографик әсәрләре белән таныштырдылар. «Онытылмас еллар» трилогиясе өч китаптан тора. «Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак» әсәрләре буенча залда утыручылар белән фикер алышу узды. Язучының тагын бер үзенчәлекле «Алмагачлар чәчәк ата» исемле повесте белән «BookТрейлер» аша таныштык. 

Кичә матур концерт номерлары белән чиратлашып барды. Дәртле биюләр, җырлар, моңлы гармун тавышы бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. Бүгенге көндә дә актуаль булган «Яңгыр сорау» йоласы, әсәрдән монолог тамашачылар күңеленә хуш килде дип уйларга кирәк. 

Язучы инде күптән вафат, әмма ул калдырган даһи әсәрләр безгә аның бөеклеге турында әле дә сөйли булса кирәк. Ибраһим Гази күтәргән мөһим проблемалар, укучыларына җиткерегә теләгән рухи кыйммәтләр бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый. Киләчәктә дә мондый әдәби конференцияләр күбрәк оештырылсын иде диеп телим!

Азалия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев