Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау», син безнең алга илтүче нурыбыз!

«Көмеш кыңгырау» газетасыннан башка «Ел укучысы» бәйгесендә җиңә алмас идем.

Сәлам, дуслар!

Менә бик матур кичә – район башлыгы оештырган Чыршы бәйрәме үтеп тә китте. Мин «Ел укучысы» бәйгесендә катнашып, «Укучы - иҗади шәхес» номинациясендә призер булдым.

Сәхнәгә чыкканда бик дулкынландым, узган елларны бүтән кешеләргә карап кызыга идем, ә хәзер үзем шул дәрәҗәгә җиткәнмен. Ул бәйрәмнең матурлыгы, кызыклыгы – искиткеч!

Лоторея да булды, 10 бик кыйммәтле бүләк уйнатылды. Соңыннан миннән «Нократ» газетасы  журналистлары интервью алдылар. Шул бер минут эчендә «Көмеш кыңгыравым»а чиксез рәхмәтемне белдердем. Әлбәттә, «Көмеш кыңгырау» газетасыннан башка мин «Ел укучысы»бәйгесендә җиңә алмас идем. «Көмеш кыңгырау», син безнең алга илтүче нурыбыз!

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы Иске Комазан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!