Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау» гел чыңлап торсын!

«Яшьтәшләремнең казанышларына сөенеп кенә калмыйм, аларны үземә үрнәк итеп алам», - ди даими китап укучы Вафина Гөлназ.

Шәһәребезнең 17нче балалар китапханәсенең уку залы каникул вакытында да шау-гөр килеп тора.

Монда өстәл уеннары уйнап, рәсемнәр төшереп, «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» «Том и Джерри» газет-журналлары белән танышып күңел ача балалар.

Шәһәребездә чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасын китап укучылар аеруча ярата. Газетадан илдә-көндә барган вакыйгалар турында мәгълүмат алу, сәләтле балаларның уңышлары белән танышу мөмкинлеге ошый аларга.

«Яшьтәшләремнең казанышларына сөенеп кенә калмыйм, аларны үземә үрнәк итеп алам», - ди даими китап укучы Вафина Гөлназ.

«Көмеш кыңгырау» газетасы белән без бергәләп, төбәк шәһәрләре буйлап сәяхәт итәбез, күңелле хикәяләр укыйбыз" - дип үз фикерләре белән бүлеште балалар.

 

Шигырьләр, кызыклы хикәяләр язып газетага җибәрү, бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге дә ошый икән аларга. Китапханә кунаклары газетадагы кроссвордлар, ребусларны чишеп, викторина сорауларына җавап эзләп, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә.

«Көмеш кыңгырау» газетасы китапханәбез укучыларының көтеп ала торган кадерле кунагы ул!

Титаренко Д. Н., 17 нче балалар китапханәсе мөдире, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев