Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау» чыңы – 18нче мәктәптә

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары һәм шәһәребездә басылып килүче «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре белән җылы очрашу булып узды.

Очрашуга шагыйрә, журналист “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, баш мөхәррир урынбасары – Айсылу Сәлимова, журналист – Гөлинә Гусамова килделәр.

Кичәдә укучылар бөек шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу җыр-бию белән үрелеп барды. Килгән кунакларыбыз үзләре хезмәт куйган газета һәм аның сайты турында, әдәбият фәне, аның кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр. Аларның чыгышы, укучыларга таратылган “Көмеш кыңгырау” газеталары укучыларыбызда тагын да газета белән кызыксыну арттырды.

Чыннан да газетаның һәр бите, һәр язмасы укучыларны милли рухта тәрбияләүдә зур көч куя. Без яраткан газетабызга киләчәктә  тагын да зуррак иҗат ялкыны теләп калабыз.

18нче мәктәп, 6а сыйныфы укучысы Хөсәенова Лилия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев