«Көмеш кыңгырау чаты» дигән чарада катнаштык
«Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләренә шундый яхшы тәҗрибә өчен зур рәхмәт дип язган Чаллының 14 нче гимназиясеннән Хәмәтвәлиева Әдилә.
Без дустым Илүзә белән Чаллының «Адымнар» мәктәбендә «Көмеш кыңгырау чаты» дигән чарада катнаштык. Безгә татарча видеолар төшерү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аннан без үзебез, бирелгән өч теманың берсен сайлап, кыска видео төшерергә тиеш идек.
«Яшьтәшеңнән интервью ал» темасы безгә кызыклырак тоелды һәм без эшкә керештек. Иң элек кызыклы сораулар әзерләдек, аннан инде видеога төшердек. Әзер видеоны монтажладык, аңа музыка, текст, смайликлар өстәдек. Яхшы килеп чыкты.
Әлеге чара безгә бик ошады. Без бит көндәлек тормыштагы вакыйгалар турында да шулай тиз генә кызыклы видеолар төшерә алабыз. Аның бер дә авырлыгы юк. Бары теләк һәм кызыклы идеяләр генә кирәк. «Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләренә шундый яхшы тәҗрибә өчен зур рәхмәт.
Хәмәтвәлиева Әдилә, Чаллы, 14 нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев