Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кояшлы Египет – без сине яраттык!

Быелгы җәйнең иң истәлекле вакыйгасы – Египетка ял итәргә бару булды.

Менә, күптән көтеп алган, җәйге каникул да үтеп китте. Бу каникул минем өчен бигрәк тә истәлекле булды. Җәй башында авыл һәм район сабантуйлары булып узды. Аны дус кызларым белән күңелле итеп үткәрдек. Өйдәге эшләрдән дә читтә калмадым. Су сибү, түтәл утау, җиләккә йөрү безнең көндәлек эшкә әйләнде. Шулай ук китап укуны, мәчеткә йөрүне дә читкә куймадым.

Июнь ахырында дәү әтиемә 65 яшь тулды. Өйдә Коръән ашы уздырдык.

Ә иң истәлеклесе: Египетка ял итәргә бардык. Бу минем күптәнге хыялым иде. 19 август көнне унберенче яртыда без Египетка очтык. Мин аз гына дулкынлану һәм курку хисен кичердем, чөнки бу минем беренче тапкыр самолетка утыруым иде. 

20 август иртәнге 6 да без самолеттан төштек. Безне автобус каршы алды һәм без кунакханәгә юнәлдек. Андагы матурлык, бөтен җирдә пальма агачлары, бассейннар! Безнең кунакханәдә генә дә әллә ничә бассейн иде. Балалар өчен һәм зурлар өчен биш ресторан урнашкан. Рестораннарга һәм бассейннарга без көймәдә йөзеп килә идек.

Андагы күлдә нинди генә балыклар юк. Суы чип-чиста, балыкларның зурлары да, кечкенәләре дә, төрле формадагылары да бар. 

Рестораннарның без бишесендә дә булдык, аның һәрберсендә бик тәмле итеп ашаттылар. Теләгән ризыгыңны пешереп тә бирәләр. Шулай ук анда тәмледән-тәмле эчемлекләр, туңдырмалар. Күпме телисең, шуның кадәр эчәсең, ашыйсың.

Номердан чыгуга диңгез иде. Бу – Кызыл диңгез иде, аның суы бераз тозлырак. Шулай ук анда трамплиннан сикерә торган җирләр дә бар иде. Ә 26 август көнне без катерда йөздек.

Иң беренче итеп суда торба белән йөздек. Аннары су астындагы балыкларны, коралларны карадык. Кызыл диңгездәге бер утрауда урнашкан пляжда да булдык. Монда бик матур көмеш су иде, фотога төшө торган урыннар да бар иде.

Шулай ук таблетка белән бананда йөздек һәм батискафта балыклар карадык, суны, суүсемлекләрен күрдек. Диңгез төбе үзе бер дөнья икән. Анда нәрсә генә юк! Ул искиткеч матур!

Ни хәтле рәхәт булса да, туган як сагындыра. Кечкенә сеңлем Мәрьямне бик сагындык, дәү әти, дәү әни, әби-бабайлар да, күршеләр дә сагындырды. 29 август көнне иртүк аэрапортка килдек. Сәгать тугызда самолетка утырдык. Барганда төнлә, караңгы иде. Бу юлы самолетка утыруга, аның күтәрелүен һәм Египетны өстән күрдек...

Мондагы матурлыкны сөйләп-аңлатып бирә торган түгел. Сәгать көндезге өчтә без Казаныбызга кайтып җиттек.
Менә шулай итеп безнең күңелле сәяхәтебез тәмамланды. Алда укулар көтә.

Фәрзикәева Дилбәр — Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев