Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау» сәфәрдә

«Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре Кукмара районында сәфәрдә булып кайтты.

Туган җир сулышы

Татарстанда безнең «Көмеш кыңгырау» редакциясе барып күрмәгән төбәк-район калдымы икән әле? Калса да, сирәктер. Кая гына барсак та, туган якларыбызның үзенчәлекле табигатенә, шәһәр-авылларның төзеклегенә, хуҗаларның ачык күңеллелегенә сөенеп һәм сокланып кайтабыз без. Бу юлы менә искитмәле матур Кукмара якларына, Янил урта мәктәбенә барырга насыйп булды. Күренекле язучылар Рәшит абый Бәшәр, Факил абый Сафин белән без «Көмеш кыңгырау»лар – баш мөхәррир Ризидә Гасыймова белән газетаның рәссамы, фотокорреспонденты Фаил Ислам «Туган җир сулышы» дип исемләнгән III республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә чакырулы идек. Юк, уйлап кына карагыз әле: гадәти авыл мәктәбендә – республикакүләм конференция. Һәм мондый конференциянең инде өченче ел рәттән үтүе икән.

Хәер...

Бу фәнни-гамәли конференцияне мин үзем бер дә гадәти дип атый алмас идем. Беренчедән, берничә төрле юнәлешне үз эченә алган иде ул – конференциядә сигез секция («Кечкенә китапчык», «Педагогик осталык», «Минем сайлаган юл», «Төбәкне таныткан һөнәрләр», Кайда да йөрәктә туган җир», Ата-бабам һөнәре», «Автор шигырьләре»...) эшләде. Икенчедән, төрле яшьтәге балаларны (балалар бакчасыннан алып югары сыйныфларга кадәр) җәлеп иткән иде. Һәм быел катнашучылар да Татарстанның 20 районыннан (!) килгәннәр иде бит.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр конференциядә үзләре ясаган рәсемнәр белән катнашканнар. Темасы шул ук: һөнәр һәм туган як. Янил урта мәктәбе директоры Рәшит Шакиров сүзләренә караганда һөнәр сайлау, дөресрәге, һөнәрне дөрес сайлау Янил мәктәбенең үсеш программасында мөһим юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Алай гына да түгел, балаларны һөнәр сайлау кебек мөһим мәсьәләгә бакча яшеннән үк җәлеп итә башлау да күздә тотыла. Ә туган җир тематикасының монда турыдан-туры катнашы бар. Әйтик менә Янил мәктәбен тәмамлаучылар арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайлаучылар да, бирегә үк урнашкан Кукмара аграр колледжына укырга керүчеләр дә, туган җирләрендә яшәп калучылар да җитәрлек икән. Ә чараны үткәрергә ярдәм итүчеләр арасында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы да булу очраклы түгел.

 

Кечкенә китапчык

Конференция эшен берничә секциягә бүленеп дәвам итте. Безгә башлангыч сыйныфларны берләштергән «Кечкенә китапчык» секциясе эшендә катнашырга туры килде. Сезнең менә китап ясап караганыгыз бармы? Безнең кызлар-малайлар ясап алып килгән китапларны күрсәгез иде сез! Саба районы Явлаштау урта мәктәбендә укучы Альмир Шамилов китапны махсус кечкенә сеңелесе өчен ясаган. Сеңелесе әлегә укый белми. Ә бу оригиналь китапта бер генә хәреф тә юк. Альмир күзаллаган әкият геройларыннан гына тора ул!

Балык Бистәсеннән килгән игезәк кызлар Алинә һәм Әдилә Юнысовалар исә китапларын глобус рәвешендә ясаганнар. Һәм бу китап-глобус эченә дөнья кадәр мәгълүмат тутырганнар! Балык Бистәсендә күпме кеше яшәвен дә белдек без, районның табигатен дә, уңыш-казанышларын, күренекле кешеләрен дә...

Ә менә Кукмараның Мәчкәрә мәктәбеннән килгән Самат Рахимов үзенең китабында иң яраткан әкият-шигырьләрен бергә туплаган икән. Һәм «Хыялым китабы» дип атаган. Ни өчен шулай атавы да аңлашыла, билгеле!

 

Бәшәр премиясе

Фәнни-гамәли конференцияләрнең бәйге рәвешендә үтүен сез инде, мөгаен, беләсездер. Барлык секцияләрне, номинацияләрне бергә кушып исәпләгәндә җиңүчеләр белән сәхнә тулды ул көнне! Ә менә иң кызыклы эшләр өчен дүрт балага күренекле әдип, балалар язучысы Рәшит Бәшәр премиясе дә эләкте! Рәшит ага үзе конференциянең кадерле кунагы, күз өстендәге кашы булды. Гаҗәп түгел – Рәшит Бәшәр тумышы белән шушы Янил авылыннан. Бу аның туган җире! Конференция үзе дә юкка гына «Туган җир сулышы» дип аталмагандыр. Ахыр чиктә җанга газиз туган җирләребезне тагын да матуррак, тормышыбызны кызыклырак итү турында сөйләшү иде бит бу.

 

«Ата-бабаларыбыз һөнәрләре» секциясендә нинди темалар күтәрелгәнен генә карагыз әле сез! «Колыннан чабыш аты әзерлибез? (Эмиль Гайфуллин), «Сәламәтлек – бал кортлары канатларында» (Рөстәм Гыйльманов), «Мәчетләребез тарихында – мәгърифәтебез тарихы» (Таңсылу Сөнгатова), «Авылымны таныткан һөнәр (итек басу)» (Диләрә Мөхәммәтҗанова), «Татар милли ризыгы – чәкчәк» (Исламия Низаметдинова), «Кулга дисбе алып уйланам» (Әдилә Закирова). 

 


 

III Республикакүләм «Туган җир сулышы» фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре:

 

«Автор шигырьләре» секциясе

Камилә Гыйбадуллина, Саба районы, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Зәйнәп Шәйхетдинова, Казан шәһәре, Яңа Савин районы, №165 инглиз телен тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Кечкенә китапчык» секциясе

Илүзә Хабибуллина, Балтач районы, «Салавыч күппрофильле лицее»

Адилә Сөләйманова, Кукмараның 3нче номерлы урта мәктәбе.

«Кайда да йөрәктә туган җир» секциясе

Әхмәтова Эльвира Ринасовна, Минзәлә шәһәренең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Төбәкне таныткан һөнәрләр» секциясе

 Айзат Фаләхов, Кукмара районы, «Г.Х.Хабибрахманов исемендәге Олыяз урта мәктәбе», 3нче сыйныф.

Алинә Шәкертова, «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе», 9нчы сыйныф.

«Ата-бабам һөнәре» секциясе

 Исламия Назмутдинова, Сарман районы, «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»,10нчы сыйныф.

«Тобәкне таныткан шәхескә өч сорау» секциясе

Ильяс Хисматов, Кукмара районы, «Янил урта мәктәбе»

«Педагогик осталык» секциясе

Ләйсән Газинуровна Гильметдинова, Кукмара районы, «Янил урта мәктәбе».

Гөлназ Фаниловна Азеева, Казан шәһәре, Яңа Савин районы, №165 инглиз телен тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Зөһрә Габбасовна Касимова, Арча районы, «Утар-Аты төп мәктәбе»

«Мин сайлаган юл» секциясе

"Кукмара шәһәре бишенче номерлы "Йолдызлык" балаларны һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре

Фирая Салиховна Муртазина, Рамля Равиловна Нуриева, Арча районы, «Шушмабаш урта мәктәбе» 

 

ФАИЛ ИСЛАМ ФОТОЛАРЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәктәп КОНФЕРЕНЦИЯ ЯНИЛ

2
X