Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәләргә рәхим итегез!

Хәзерге китапханәләр инде күптән замана белән бергә атлый.

Урта гасырлардагы гомуми китапханәләрдә китапларны киштәләргә... 
авыр чылбырлар белән беркетеп, бәйләп куя торган булганнар. Калын 
боҗралы чылбырлар китапны киштәдән алып, өстәл өстенә куеп укырлык 
озынлыкта булган. Китапларны китапханәләрдән алып чыгу мөмкинлеге һич 
тә күзалланмаган.  Мондый практиканың хәтта XVIII гасырга кадәр киң 
таралган булганы искә алына тарихи чыганакларда. Бу хәлнең сәбәбе дә 
аңлашыла булыр: ул гасырлардагы һәр китап нөсхәсен эшләп чыгу кешеләргә 
үтә дә кыйммәткә төшкән шул. 
Ә менә бүгенге көннәргә әйләнеп кайтсак, хәзерге китапханәләр инде 
күптән замана белән бергә атлый. Китапханәләргә замана нәшриятләрендә 
төрле сыйныф укучылары өчен дөнья күргән төсле иллюстрацияле, 
мавыктыргыч эчтәлекле китаплар кайтарылып кына тора! 
 Кадерле балалар! Җиң сызганып уку чорыгыз җитте. Шуңа күрә дә 
сезне төрле темадагы китапларга бай булган шәһәр китапханәләребездә көтеп 
калабыз! Биредә яңа балалар китаплары күп! “Беләге юан берне җиңәр, 
белеме булган меңне җиңәр” дигән мәкаль хакында да онытмагыз! 
Китапханәләребезгә рәхим итегез!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Яр Чаллы үзәк китапханәсе 
хезмәткәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев