Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәгә рәхим итегез!

Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез.

«Китапханә — кешелек җанының бар байлыклары тупланган мөкаддәс урын ул».
Готфрид Вильгельм Лейбниц.

Бүгенге тормышыбызны интернет һәм электрон мәгълүмати чаралар чолгап алды. Дус-туганнарыбыз белән интернет ярдәмендә аралашабыз, электрон китаплар укыйбыз, фильм, спекталь һәм концертларны да интернет аша гына  карыйбыз. Кыскасы, бөтен тормышыбыз виртуальгә әйләнеп бара. Шуңа күрә, китап уку һәм сатып алу, газета-журналларның тиражы кими бара.

Уйлап карасак, күпме кызыклы, мавыктыргыч, файдалы китаплар, газета-журналлар безнең тормышыбызны баета алыр иде. Моның өчен безнең шәһәребездә китапханәләр эшләп килә. Китапханә — төп информацион үзәк. Шул уңайдан, без шәһәребезнең китап сөюче дусларын китапханәбезгә чакырабыз. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган.

Китап киштәләребез елдан-ел матур китаплар белән тулыландырылып тора. Шуның өстенә китапханә — ул очрашулар, аралашулар урыны да. Төрле тематик чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтә сезне биредә. Безнең китапханәдә зурлар, балалар бүлеге һәм газета-журналлар уку өчен уку залы бар. Монда сез татар һәм рус телләрендә балалар, яшүсмерләр, өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик кызыклы китаплар, материаллар таба аласыз. Уку залыбыз энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр, вакытлы матбугатка бай. Зурлар һәм балалар бүлегендә матур әдәбият, проза, поэзия, детективлар, фантастика, төрле белешмә китаплары белән танышырга, сайлап алырга мөмкин. Моның өчен шәһәрдәшләребезгә бары тик безнең китапханәгә килеп язылырга гына кирәк.

Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап, чын мәгънәсендә, безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, сезнең өчен ишекләребез ачык, китапханәчеләребез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, хөрмәтле китап сөючеләр.

Безнең адрес: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Сарман тракты, (18/38 — 1,2,) 

Чаллы шәһәре 23 нче санлы китапханә.

Китапханәче: Рузилә Ринат кызы Мирзаянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев