Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәгә чакырабыз

Иң кечкенә укучыбызга 5 яшь булса, иң олысына — 92 яшь.

Китаплар... Безнең тугрылыклы, зирәк дусларыбыз, безнең киңәшчеләребез. Алар төпсез диңгезләргә, ерак илләргә алып китәләр, искиткеч тарихлар белән таныштыралар, дөнья серләрен ачалар... Китап белән дуслашасың килсә, китапханәгә юл ал!

Чаллы шәһәренең 14нче балалар китапханәсе 49нчы бистәдә урнашкан. Утыз меңләп фонды һәм китап сөючеләр — аның төп байлыгы. Китапханәгә нәниләр, мәктәп балалары, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле өлкәннәребез дә йөри.

Иң кечкенә укучыбызга 5 яшь булса, иң олысына — 92 яшь. Ул — Сахипова Гөлнар Шамил кызы. Гомере буе мәктәптә балалар укыткан, мәктәп директоры вазифаларын башкарган. Бүгенге көндә дә ул барыбыз өчен үрнәк булып тора.

Китапханәдә төрле кызыклы чаралар үткәрелә. 10 елдан артык эшләп килгән «Китапчык һәм аның дуслары» клубына килгән нәни балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукай, батыр язучыларыбыз Муса Җәлил, Абдулла Алиш әсәрләре белән танышалар, әдәби бәйгеләрдә катнашалар.

«Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасы кысасында яшүсмерләр өчен Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Нәҗип Мәдьяров, Фәкил Сафин, Роберт Миңнуллин һәм башка язучыларыбызның иҗатлары буенча әдәби кичәләр узып тора. «Китап укымаган көн — бушка узган көн» дигән әйтем бар. Гомерегезнең бер көне дә бушка узмасын! Китап укыгыз, китапханәләргә килегез! 

Резидә Галиева, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев