Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәдә экскурсиядә булдык

Без ялларда дусларым һәм укытучы Айсылу Фәрит кызы белән авыл китапханәсенә бардык.

Без ялларда дусларым һәм укытучы Айсылу Фәрит кызы белән авыл китапханәсенә бардык. Без анда китаплар алдык, китап укыдык. Китапханәдә татар һәм рус язучыларының төрле-төрле әкиятләре, кызыклы әсәрләр бар.

Китапханәче Гүзәлия апа китапханәдә үзеңне тыныч, тәртипле тотарга кирәк һәм шулай ук китапны алгач урынына куярга, ошаган китапны яздырып алырга кирәклеген аңлатты. Китапханәгә экскурсия миңа ошады. Китаплар укып кешеләр белемнәрен арттыралар, кирәкле мәгълүмат алалар. Мин китаплар укырга яратам, әсәрдәге геройлардан үрнәк алам.

Актаныш районы, Аккүз  мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Гайсина Язилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X