Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китапханә төне 2024» шәп узды!

Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсендә Китапханә төне 2024» акциясе бик яхшы узды.

«Китапханә төне» — ел саен үтә торган социаль-мәдәни акция, ул апрель аенда бөтен Россия буенча уза.

Бу төндә китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм сәнгать киңлекләре үз эшләренең вакытын һәм форматын киңәйтәләр.

Чараның төп максаты – китап укуны популярлаштыру, китапханә эшен үстерү.

Быел китапханә төне Гаилә елына багышланды, акциянең темасы да «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнде.

Түбән Кама шәһәре китапханәләр системасы махсус программа тәкъдим итте: иҗади мастер-класслар һәм очрашулар, экскурсияләр, лекцияләр, шигъри укулар, китап ярминкәләре һәм башка кызыклы чаралар.

Шәһәребезнең 7нче балалар китапханәсендә ул көнне бик күңелле иде. Килгән барлык кунакларны китапханәчеләр елмаеп һәм аквагрим ярдәмендә гаилә символы – ромашка ясап каршы алдылар. Бәйрәмне ачып җибәргәч, балалар гаиләгә багышланган викторинада катнаштылар, аннары әкиятләр буенча сәяхәткә юл тоттылар.

Бергәләшеп без биш станциядә туктап, барлык биремнәрне дә оста үттек. Алар арасында «Гаилә мизгелләре», «Эрудит», «Без булдырабыз» дигәннәре дә бар иде. Алга таба балаларны «Гаилә гербы» ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс көтә иде. Һәрбер баланың эше уникаль булып чыкты, чөнки гаиләсен яратып башкарылган иде.

Ул кичне без яраткан гаиләләребезнең төп сыйфатларын искә төшереп, һәр гаиләнең гореф-гадәтләре турында сөйләшеп, нәкъ менә гаиләгә багышланган китапларны да укыдык. Кунаклар җырладылар да, биеделәр дә, хәтта үзләре гаиләгә багышлап шигырьләр дә иҗат иттеләр. Ә иң мөһиме, без куйган максатыбызга ирештек – үзебезнең укучылар белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыттык, шулай ук гаиләләргә карата ярату, хөрмәт тәрбияләдек һәм дә китапларга мәхәббәтне арттырдык.

Китапханәбезнең иң актив укучы гаиләсен диплом белән бүләкләдек. «Китап — белем чыганагы» дип юкка гына әйтмиләр, белемле кеше зур биеклекләргә ирешәчәк, китап укучы гаилә дә үрнәк гаилә булыр!

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев