Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханә – белем иленең нурлы бер почмагы

Актаныш үзәгендәге китапханәне бик барып күрәсебез килә иде. Күптән түгел без анда кунакта булдык.

Актаныш үзәгендә заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган китапханә эшләп килә. Анда интерактив җайланмалар, яңа компьютерлар, оргтехника һәм башка гаджетлар урнаштырылган. Шушы китапханәне бик барып күрәсебез килә иде. Күптән түгел без анда кунакта булдык. Бүлек мөдире Илмира апа «абонемент» һәм «уку залы» эшчәнлекләре белән таныштырды.

Безгә аеруча интерактив такта ошады. Бу җиңелчә кагылуларга җавап бирә торган заманча җиһаз. Бу җиһаз экранда төрле мәгълүмат күрсәтә ала икән. Гади рәсемнәрдән алып мультиплеер уеннарына кадәр. Без анда төрле уеннар уйнадык, биремнәр чиштек.

Легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия апа Авзалованың тормышы, иҗаты белән танышып, җырларын тыңлаганнан соң, викторина сорауларына җаваплар бирдек. Китапханәгә бару-яңа тәэсирләр, гадәти шартлардан чыгу, файдалы мәгълүмат алу, күзаллауларыбызны киңәйтү ысулы булды. Кызыклы һәм файдалы экскурсия өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, сәяхәтебезне боз сараенда төгәлләдек.

Дилбәр Сабирова, Богады мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев