Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китапстан» марафоны тәмам

Яратып укый торган газетам «Көмеш Кыңгырау» белән ничек бүлешмим ди инде яңалыгым белән!

Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 200 китап укучысы, Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашты.

Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, юл күрсәткеч буенча хәрәкәт итеп, үзләренең китап укуда алга хис-кичерешләрен билгеләп, параллель рәвештә төрле биремнәр үтәп бардылар.

Һәр яшь категориясеннән бер укучыны (6+; 11-16 яшь; 10 һәм 11 сыйныфлар) сайлап алып: Маликова Алисә (Саба гимназиясе), Мин -Тимергалиева Лиана (Саба урта мәктәбе), Ахметшина Дилә (Саба гимназиясе) буклетларыбыз Татарстан Республикасының иң күп укучы номинациясенә юлланды.

Безгә13нче сентябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әзерләгән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Ә 23 сентябрь көнне Казанга Милли китапханәдә «Китапстан» марафонының йомгаклау чарасында катнашып, Г.Остерның «Дети и Эти» спектаклен карадык. Безгә бик ошады.

Лиана Тимергалиева, Саба урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев