Китапстан...
Әлеге марафонда мин мәктәптән җәйге чорда укырга биргән китаплар белән катнашам.
Мин китап укырга бик тә яратам. Саба район балалар китапханәсендә эшләүче Илсөяр һәм Әдилә апа: «Камилә, яңа китап кайтты, әйдә кил», — дип кенә торалар. «Китапстан» проектын да алар тәкъдим итте.
«Китапстан» — башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылучы җәйге китап марафоны. Әлеге марафонда мин мәктәптән җәйге чорда укырга биргән китаплар белән катнашам.
Китап уку вакытында туган хис-кичерешләрне билгеләп барачакмын. Параллель рәвештә төрле биремнәр дә үтиячәкмен: «Китапны бер сүз белән тасвирла», «Әсәрдә булган өч предметның рәсемен яса», «Әсәрнең төп героен яса» һәм башкалар.
Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаш, мин аны игезәгем Сәминә белән эшлим. Миңа бик ошап тора әле бу «Китапстан».
Әхмәтшина Камилә, Саба районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев