Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китаплы җәем

Җәйге каникулда без «Китапстан» китап марафонында катнашабыз.

Без, башлангыч классларда укучылар, авыл китапханәсендә еш булабыз. Китапханәче Гөлсәрия апа безне яңа китаплар, журналлар белән таныштыра, язучылар, шагыйрьләр турында сөйли.

Төрле бәйрәмнәр, тарихи даталар булса, безне китапханәгә җыеп, кызыклы уеннар, ярышлар оештыра. Җәйге каникулда безгә «Китапстан» китап марафонында катнашырга тәкъдим итте.

Миңа бу марафонда  катнашу бик ошый. Кызыклы китаплар укыйм, төрле иҗади биремнәр үтим. Киләчәктә дә шундый кызыклы чараларда катнашасым килә.

Гөлнур Тимирова, Актаныш районы, Иске Кормаш мәктәбе.


Сүз уңаеннан

Азалия Сибгатуллина һәм Алинә Галиева да «Китапстан» марафонында катнашалар.

Алар Әтнә районы Ташчишмә китапханәсенә йөриләр. Бик күп кызыклы китаплар укыганнар инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев