Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханәдә “Яңа ел утырмасы”

“Урра, каникуллар” акцияcе кысаларында “2019 ел- Россиядә Театр елы” булуын билгеләп “Яңа ел утырмасы” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Чара театральләштерелгән күренеш белән башланып китте.

Кышкы озын Яңа ел каникуллары көннәрендә шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Зөлфия Зиннәтуллина, Әнисә Дәүләтшина, Эльмира Гайнемөхәммәтова китап укучы шәһәрдәшләребез өчен “Урра, каникуллар” акцияcе кысаларында, “2019 ел- Россиядә Театр елы” булуын билгеләп “Яңа ел утырмасы” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Чара театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алып баручы Кар кызы янына балаларның яраткан әкият геройлары Наф-Наф, Нуф-Нуф( Быелгы ел бит Кытай календаре буенча Дуңгыз елы) кунакка килде. Кичәгә килгән балалар Яңа ел бәйрәме, әлеге бәйрәмне төрле халыкларның ничек уздырулары хакында һәм Яңа ел символы Кабан (дуңгыз) елының безгә нинди яңалыклар алып киләчәген белделәр. Кичә барышында укучыларыбыз үзләренең бик күп һөнәрләрен күрсәттеләр: яттан Яңа ел бәйрәме, Кыш фасылы турында шигырьләр сөйләделәр, Наф-Наф белән Нуф-Нуф әйткән табышмакларга җаваплар таптылар, Кар йомгагын кем күбрәк җыя уенын уйнадылар. Алга таба осталык дәресе үткәрелде: төсле кәгазьдән үз куллары белән яшел чыршы ясадылар, кәгазь тарелкага ел символы-дуңгыз сурәтен төшерделәр. Катнашучы һәр балага Кар кызы, әкият геройлары Наф-Наф белән Нуф-Нуф Яңа ел истәлеге итеп бүләкләр өләштеләр. Чарада катнашкан балалар, әти-әниләр кызыклы, эчтәлекле бәйрәм оештырганнары өчен китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән олы рәхмәтләрен әйтеп, Яңа еллар мөбәрәк, имин булсын, яңа уңышлар алып килсен дигән теләктә, бүгенгедәй кызыклы һәм файдалы бәйрәмнәрнең ешрак оештырылуына өметләнүләрен әйттеләр.

Эльмира Гайнемөхәммәтова, Түбән Каманың Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев