Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясендә катнаштык

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе китапханәсендә «Китапка икенче гомер буләк ит» диеп аталган китапханә дәресе үтте.

25нче март көнне Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе китапханәсендә «Китапка икенче гомер буләк ит» диеп аталган китапханә дәресе үтте.

Мин сыйныфташларым белән китапханәче Хәсәншина Илнура Миннегаян кызы оештырган бу акциядә сыйныф җитәкчебез Кәримова Илхамия Гилемхан кызы белән берлектә актив катнаштык.

Чараның төп максаты – укучыларда дәреслеккә, китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, китап тарихы белән таныштыру, кызыксыну уяту иде.

Без заманча китапка юл озын икәнлеген, төрле халыкларның төрле язу ысуллары һәм төрле материаллары белән эш итүләрен, таш плитәдә сүзләр уеп ясалган, ефәктән ясалган битләргә кисмәк белән, пальма яфракларына чүкеп ясаганнарын, безнең көннәргә кадәр балчык такталарда, папируста, пергаментта, каенда "китаплар" килеп җиткәнен белдек.

Китап кешелекнең иң зур байлыгы, зирәклек хәзинәсе, белем чыганагы икәнен аңладык. Китапсыз йорт җансыз тән кебек, борынгы заманда шулай дип әйтелгән. Яратучы һәм укый белүче кеше - бәхетле кеше. Китаплар безне балачактан ук каршы ала, безне гомер буе озата бара. Алар безне яхшылыкка өйрәтә.

Китапханәче апабыз «Китап» һәм «Дәреслек» командалары арасында “Без китап турында нәрсә беләбез?”  диеп аталган викторина үткәрде.  Бер китапны ясар өчен ничаклы агач кирәклеген ачыклап үтте. Шулай ук мастер-класс: ике команда арасында китап ремонтлауны оештырып алды.
 

Без балаларның күп очракта китапның тышларына игътибар итмәвен,  китапларны кем ремонтларга тиеш икәнлеген, аларның гомерләрен ничек озайтырга кирәклеген аңламауларын ачыкладык.

Шулай итеп, китапларны ремонтлауда ярдәм итү, аларга икенче тормыш бирү идеясе барлыкка килде. Тимур отрядлары оештырырга  кирәклеге киңәш ителде, классларга кереп китапларның нинди халәттә икәнлекләрен ачыклап чыгарга тәкъдтим ителде.

Китапларны сакларга, ертмаска, пычратмаска, рәсем ясамаска, битләрен бөкләмәскә, кырларына язмаска дигән девизны дәвам итергә.
Әлеге китапханә дәресе китапка яңа тормыш бүләк итәргә, аның хезмәт итү вакытын озайтырга, укучыларны китап белән сак эш итәргә, укытучы укучылар белән берлектә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» нигезендә эш алып барылырга тиеш икәненә нәтиҗә ясадык.
Безнең 4 нче мәктәптә 2022 елның  20 сентябреннэн 21 октябренә кадәр  “Китапка икенче тормыш бүләк ит"  дигән хәйрия акциясе оештырылды. 1нчеГ сыйныф укытучысы Әгъләмова Эльза Мирсияф кызы балалары белән актив катнашты. Акция давам итә, үз теләге булган кешеләрнең мәктәп китапханәсенә теләгән яхшы хәлдәге китапларын бүләк итә алалар.

Китапханәче апа безгә ике командага да актив катнашканыбыз өчен бүләкләр таратып чыкты. Безгә бик ошады. Безне 8Б сыйныф укучыларын шушы чарага чакырганы өчен китапханәче Хәсәншина Илнура Миннегаян кызына, сыйныф җитәкчебез Кәримова Илхамия Гилемхан кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Шәйхетдинова Миләүшә Марсель кызы, 8нче Б сыйныфы укучысы, 4нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев