Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап укырга яратучылар отряды

Түбән Камада эшләп килүче бик тә үзенчәлекле отряд белән таныштырырга булдым әле үзегезне. Китап укырга яратучылар отряды ул.

Исеменнән үк аңлагансыздыр, анда китап укырга яратучы малайлар, кызлар йөри. Җәй җитеп, мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән, отряд үз эшен башлап җибәрә. Әйе, әйе, җәй – табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән ел фасылы булу белән беррәттән, китап укып, рухи дөньяңны, белем сандыгыңны баету өчен дә шәп вакыт бит әле ул. 
Әйтергә дә онытып торам икән: отряд Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе каршында эшләп килә. Моннан берничә ел элек тормышка ашырылган проект кыска вакыт эчендә кечкенә укучыларның мәхәббәтен яулап өлгерде. 
Күпләрегезне, балалар көне буе китап уку белән генә шөгыльләнәмени, дигән сорау борчыйдыр. Яраткан китапларын да укыйлар, яңалары белән дә танышалар, саф һавада кызыклы, мавыктыргыч уеннар да уйныйлар. Кыскасы, малай-кызларның җәйге ялы кызыклы да, файдалы да булсын өчен китапханәчеләр бар көчләрен куя.

Әйтик, бер көнне Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләүче апалары оештырган квест-уенда катнашып, Салават күперенә югалган төсләрен табарга ярдәм иттеләр, асфальтта рәсем ясап, осталыкларын күрсәттеләр, ике командага бүленеп, эстафетада да көч сынаштылар, төсле җепләрдән гаилә портретын да ясарга өйрәнделәр әле.

“Җәйне түземсезләнеп көтеп алабыз. Бер генә минутыбызны да бушка уздырмыйбыз. Ә китапханәче апалар безгә бу эштә ярдәм итә. Отрядка йөрүче малайлар, кызлар белән дуслашып беттек инде. Киләсе җәйне дә, быелгысы кебек, бергә уздырырга сүз куештык”, – диләр балалар.

Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев