Китап укып, яңа дөньяларга ишекләрне ачыйк...
Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен «Китап укырга яратучы бөҗәкләр» исемле китап пикнигы оештырды.
Китаплар – белем, төрле эмоцияләр һәм илһам белән тулы бер дөнья. Китап укыганда, безгә яңа дөньяларга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирелә, төрле мәдәниятләр һәм тормышка карашлар белән танышу мөмкинлеге туа.
Китаплар – чын байлык. Алар безнең акылны, йөрәкне һәм җанны баета, безгә шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Мәгълүмат һәм технологияләр дөньясында китаплар акыл һәм илһамның үзгәрмәс чыганагы булып кала. Шуңа күрә укуга мәхәббәтне саклап калу һәм бу мәхәббәтне киләчәк буыннарга тапшыру мөһим.
Әлеге максат белән без, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен «Китап укырга яратучы бөҗәкләр» исемле китап пикнигы оештырдык. Чара кысаларында балалар төрле уеннар уйнадылар, интерактив әкият белән таныштылар һәм тематик мастер-класста да катнаштылар.
Катнашучылар «Китап квестында» да сынаштылар, анда аларга табышмакларны чишеп, яшерен китапларны табарга кирәк иде. Бу уен гына түгел, күңел ачуга да ярдәм итте, һәм дә командалы эшчәнлекне һәм дусларча аралашуны да үстерде.
Әлеге әкият формасында узган китап пикнигы баларга күп кенә уңай эмоцияләр китерде, һәм, әлбәттә,китапларга булган мәхәббәтне арттырды!
Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев