Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап укучылар бергә җыелды!

Түбән Камада эшләп килүче бик тә үзенчәлекле отряд белән таныштырырга булдым әле үзегезне.

Китап укырга яратучылар отряды ул. Исеменнән үк аңлагансыздыр, анда китап укырга яратучы малайлар, кызлар йөри. Җәй җитеп, мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән, отряд үз эшен башлап җибәрә. Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе каршында эшләп килә ул.

Җәй көне кем китап укый инде, дип уйлагансыздыр инде, әйеме? Укыйбыз шул менә! Укытучылар җәй көне укырга дип бер озы-ын исемлек бирәләр бит. Яңа китаплар белән дә танышабыз әле, саф һавада кызыклы уеннар уйныйбыз. Ә беркөнне Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләүче апалар оештырган квест-уенда катнаштык һәм Салават күперенә югалган төсләрен табарга ярдәм иттек, асфальтта рәсем ясап, осталыкларны күрсәттек, ике командага бүленеп, эстафетада көч сынаштык.

Отрядка йөрүче малайлар, кызлар белән дуслашып беттек инде. Киләсе җәйне дә, быелгысы кебек, бергә уздырырга сүз куештык.

Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев