Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап сөючеләр - бер сәхнәдә

Гадәттәгечә, “әнием начар әйбер тәкъдим итмәс” дигән уй белән мин тәвәккәлләдем...

Мин үземнең ана телем, татар булуым белән горурланам. Хәзерге вакытта телне саклап калу өчен башкарылган эшләр, шуның өчен көрәшкән шәхесләр белән һәрвакыт кызыксынып торам.

Шундый эшләрнең берсе дип, мин Дөньякүләм “Әдәби марафон”ны атар идем. Җәйге каникуллар булуга карамастан, әнием энем белән миңа татарча китап укучы балалар өчен оештырылган 12 нче әдәби марафонда катнашырга тәкъдим итте. Гадәттәгечә, “әнием начар әйбер тәкъдим итмәс” дигән уй белән, беренче июльдән егерме беренче июльгә кадәр дәвам итәчәк чарада катнашырга тәвәкәлләдем. Көн дә татарча матур әдәби әсәрләр укып, өзекләрен инстаграм челтәрендә дусларыма ирештереп барырга кирәк иде. Нинди генә язучыларның әсәрләрен укымадым мин 21 көн дәвамында: Айгөл Әхмхтгалиева, Ләбиб Лерон, Әмир Әминев, Зифа Кадырова. Кыскасы, әдәби марафон безне үз эченә бөтереп алып кереп китте. Ничек башланса, шулай тиз генә узып та киттте.

Менә финалистлар исемлеге. Минем гаҗәпдәнүдән күзләрем шакмакланды: чиста татар районыннан әдәби марафонда энем белән мин генә катнашкан булып чыктык. Башымда төрле уйлар булды: әллә балалар гел китап укымыйлармы? Әллә инде әлеге чара турында ишетми калганнармы? Әллә бу әдәби марафон ул кадәр үк мөһим чара булмаганмы?

Беренче октябрьдән егерме беренче октябрьгә кадәр Дөньякүләм 13нче әдәби марафонда әниебез дә катнашты. Мин түземсезлек белән финалистлар исемлеген көтәм. Монысында инде - 27 кеше. Алар арасында укытучыларым, бергә укучы танышларым да бар. Бәйгене оештыручы Раил Гатауллин барлык финалистларны Казан шәһәренә чакырачагы турында хәбәр итте. Күп тә үтмәде чакыру кәгазе электрон почтага килеп тә җитте. Бик шатландык без ул көнне. Ике дә уйлап тормадык, тантанага барырга булдык.

Менә, ниһаять, 20нче ноябрь. “Пирамида” күңел ачу үзәгенә килеп җиткәч, юлда арыганнарыбыз да онытылды. Кайлардан гына килмәгәннәр иде анда: Башкортстан Республикасы, Киров, Омск өлкәләре, Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәре, Чиләбе өлкәсе, Чувашия республикасы һ.б. Араларында ник берәрсе русча сөйләшсен! Җаен туры китереп, язучылар, артистлар белән фотога төшәләр. Без дә Ләбиб Лерон, Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлсинә Галиуллина белән фотога төштек. Тантана залда дәвам итте. Беренче өлешендә “Белем җәүһәрләре” проекты җиңүчеләрен, икенчесендә әдәби марафон катнашучыларын сәхнәгә чакырып, “Миллион татар” журналы һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Бәйрәм искиткеч концерт номерлары белән үрелеп барды. Мин бу көнне мин бары тик телевизордан гына күреп белә торган бик күп танылган шәхесләрне якыннан күрдем.

Юк, минем “әдәби марафон мөһим булмаган чара микән” дигән уйларым ялгыш икән. Бик әһәмиятле, ана телен саклап калу өчен мөһим эш икән ул. Һәр катнашучы аның дәвамлы эш булуын теләгәне йөзләренә чыккан. 1нче гыйнварда башланачак 14нче “Әдәби марафон”да катнашучыларның саны бик күп тапкырларга артсын иде дип теләр идем.

Пирамида сәхнәсендә “Әдәби марафончы ” дипломы тотып басып тору бик зур дәрәҗә икәнен аңладым мин бу көнне. Искиткеч әсәрләр иҗат иткән язучыларга, “ана телен онытмасыннар” дип кайгырткан әниемә, “бөек шәхесләрне танып үссеннәр” дип тырышкан әтиемә, матур әдәбият серләренә төшендергән укытучым Чулпан Рәмзилевнага рәхмәтләрем чиксез.

Шакирова Лиана, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның

6 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев