Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап очраштыра, дуслаштыра

Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәбендә “Дуслашып яшик!” дип исемләнгән әдәби бәйрәм-очрашу булды. Әйе, затлы китап очраштыра да, дуслаштыра да, ә каләм ияләре тарафыннан әйтелгән һәр сүз балалар күңелендә матур истәлек, ихлас киңәш-теләк булып озак еллар саклана.

Очрашуның беренче өлешендә Чаллы шагыйрьләре Рәзинә Мөхияр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Зимфира Исламова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева, Айрат Суфиянов, мәктәпнең горурлыгы булган музей белән танышканнан соң, төрле сыйныфларда “Әйтер сүзем бар...” дип аталган ачык дәресләр бирделәр. Бу дәресләргә укучылар да, каләм ияләре дә ныклап әзерләнгән иде. Балалар шагыйрьләрнең әсәрләрен укыдылар, шигырьләрен ятладылар, презентацияләр, электрон һәм басма газеталар чыгардылар, ә инде кунаклар, үз чиратларында, үтемле итеп, туган телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәнүнең мөһимлеген аңлаттылар. Милли тамырларны онытмау, татарлыгың белән горурлану, матурлыкны күрә белү, кешеләрне, илеңне, туган җиреңне ярату кебек темаларга гамьле сөйләшү, аралашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.

Әдәби бәйрәм зәвыклы итеп бизәлгән актлар залында дәвам итте. Монда зал тутырып җыелган башлангыч сыйныф укучылары янына кунак булып язучы, шагыйрь, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр иясе Факил Сафин килгән иде. Якташы да булган шагыйрьне беренче булып мәктәп директоры Айдар Гарифуллин сәламләде. Ул талантлы каләм иясе, җәмәгать эшлеклесе Факил Сафинга олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерде, иҗат уңышлары теләде. Аннан инде сәгать буе балалар сәхнә тотты – шагыйрьнең бихисап күп шигырьләре яңгырады, җырлары башкарылды. Ә инде күз явын алырлык милли киемнәр кигән биюче кызларга Факил абыйларының да кушылып бөтерелүе ихлас соклану хисе тудырды. Ул, ялындырмый гына, баянда да уйнап күрсәтте, азактан өр-яңа шигырьләрен укып та сөендерде.

Милли рухлы мәктәптә узган бу чара балалар күңелен баетты, каләм ияләре, укытучылар, китапханәчеләр йөрәгендә милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге якты, матур булачагына өмет уятты.

Розалия Власова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев