Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап – якты нур

«Укытучыбыз Фирая Фәләхетдин кызы белән китапханәчебез Гөлчәчәк Айрат кызы безгә әдәби марафон оештырдылар» дип яза Кукмара районы Аш-Буҗи авылыннан Шәфигуллина Зәмирә.

Бары илем, телем белән
Бәхетле була алам.
Ләбиб Лерон


Мин – Шәфигуллина Зәмирә. Кукмара районы Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныфында укыйм. Буш вакытларымда әти-әниемә ярдәм итәргә, әбием белән тәмле ризыклар әзерләргә, рәсем ясарга, бәйләргә, китаплар укырга яратам.
Без бик яратып китапханәгә йөрибез. Анда без төрле чараларда - акция, конкурсларда катнашабыз.
21нче февраль – Халыкара туган тел көне иде. Без бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башладык. Укытучыбыз Фирая Фәләхетдин кызы белән китапханәчебез Гөлчәчәк Айрат кызы безгә әдәби марафон оештырдылар. Марафон кагыйдәләрен, тәртибен аңлаттылар. Без 21 көн дәвамында махсус дәфтәрләргә укыган әсәрләрдән өзекләр язып бардык.
21нче февраль көнне китапханәче апабыз “Сөйлим туган телдә” дип исемләнгән әдәби кичәгә дәште. Без “Тапкырларга табышмак”, “Мәкаль – сүзнең җаны”, “Милли киемнәрне сайла”, “И туган тел, и матур тел...” бәйгеләрендә катнашып, сорауларга җавап бирдек. Һәр бала дипломнар һәм уку кирәк-яраклары белән бүләкләнде.
“Туган телне яратыгыз, китапларыбызны укыгыз, дип коры сөйләү белән генә укучыларны китап укуга җәлеп итеп булмый. Телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксындыру уята торган проектлар кирәк. Әдәби марафон проектының мондый форматы, бәлки, нәкъ шундыйлардандыр”, - диде китапханщче апабыз.
Кукмара районы Аш-Буҗи авылы 3 сыйныф укучысы Шәфигуллина Зәмирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев