Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Киров авылында – урам бәйрәме

Бу көнне табын өчен һәр өйдә каймак, тәбикмәкләр пеште, шулпа, пылау өчен итләр туралды, күчтәнәчләр белән өстәлләр тулды. Кыңгыраулар, ак җигүле тастымаллар белән бизәлгән атлар, заманча «крутой» кара күзлекле әбиләр, мотоциклларга утырып бәйрәм аланына узды.

18 август көнне безнең Актаныш районы Киров авылында «Урамнар бәйрәме» үтте. Шундый күңелле бәйрәм булды ул. Ә оешуы... гел көтмәгәндә килеп чыкты. Беркөнне әниләр күрше апалар белән бәйрәм итү турында сөйләшеп утырдылар. Менә шуннан соң авыл, таяк тыгып болгаган умарта күче кебек, гөжли башлады. Телефоннар тынып тормады – кем ничек булдыра ала, бәйрәмгә әзерләнде.
Иң беренче бәйрәм буласы урынны чистартып куйдык. Өмәгә чакырып та, әни әйтмешли, «бер генә сызгырдык». Урамнар «эх» дигәнче ялт итте. Менә аннан башланды инде хәлләр. Эшлисе эшләр, бакчадагы чүпләр, планнар барысы да бер читкә этеп куелды. Без, авыл йоклап беткәч, өлкәннәргә сюрприз булсын дип, урамда вальс өйрәндек. Рәсемгә осталарга плакатлар ясарга йөкләнде. Ә кичләрен бар халык репетициягә җыелды. Капка төбе саен гармун тавышы, шау-гөр
килүләр... Бөтен авыл халкы, урамлап-урамлап, көч сынашырга әзерләнде.
Бәйрәм буласы урын көнләп түгел, сәгатьләп бизәлде. Өр-яңа өстәлләр, утыргычлар, такталардан
ясалган сәхнә, фотозона, «Рәхим итегез!» дип язылган капкалар. Иртәгә бәйрәм буласы көнне чүлмәк-чүлмәк гөлләргә кадәр үсеп чыкты.
Бәйрәм көне җитте. Табын өчен һәр өйдә каймак, тәбикмәкләр пеште, шулпа, пылау өчен итләр туралды, күчтәнәчләр белән өстәлләр тулды. Кыңгыраулар, ак җигүле тастымаллар белән бизәлгән атлар, заманча «крутой» кара күзлекле әбиләр, мотоциклларга утырып бәйрәм аланына узды. Андагы халык... Барысы да бәйрәмчә киенгән: апалар, түбәтәйле абыйлар, хәтта бишектәге сабыйлар да бәйрәмгә килгән иде. Урамның буеннан-буена сузылган мул өстәлләргә авылыбызның өлкәннәрен утырттык. Алар өчен истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән иде – әбиләргә яулыклар, бабайларга тәмле чәйләр өләштеләр.
Бәйрәм көнендә 7 зу-ур казан ризык пешерелде. Өстәлләргә самаварлар куелды. Авылыбызның аш-су остасы Валя апа үзенең тәмле ризыклары белән бөтен авылны сыйлады. Җыр-бию, уеннар белән сәхнә гөж килде. Һәр кешенең бик тә җырлап каласы килде. Барысына да чират та җитмәде бит әле. Эх! Төн уртасы җиткәч, аллы-гөлле утлар белән салют атылды. Төн булса да
, кайтырга беркем ашыкмады. Ак яулыклы әбекәйләр дә, рәхәтләнеп ял итәбез дип, яшьләр белән таң каршылады.
Шундый истә калырлык бәйрәм булды бу. Көткән нәтиҗәләрне дә уздырып җибәрде. Аның күңелле мизгелләре күңелләрдә бик озак сакланыр әле. Күңелләрдә саклана икән, димәк ул авыл тарихында да сакланачак. Авыл тарихында саклангач, авылым яшәячәк, дигән сүз бу. Без, Кировлылар, авылыбызны ихлас яратабыз!
Ихтирам белән, Сабитовлар
гаиләсе, Актаныш районы, Киров авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев