Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кирәкми безгә сугыш!

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан 60 нчы “Шәүлегән” балалар бакчасында төрле чаралар булып узды.

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан 60 нчы “Шәүлегән” балалар бакчасында төрле чаралар булып узды. 9 нчы төркемгә исә үткәннәрне барлау, батырларны искә алу,патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан сугыш чоры баласы – Нәзирә апа Кәлимуллинаны чакырдык. Аның сөйләгәннәрен балалар да, үзебез дә йотлыгып тыңладык. Ул елларның авыр хатирәләрен искә алганда Нәзирә апаның күзләренә яшьләр килә. Андагы оптимизм, тормышның кадерен белеп яшәү дәртенә сокланмый мөмкин түгел. Мөгаен, тормышның ачысын һәм төчесен татыган кешеләрдә генә була торгандыр ул кадәр яктылык. Нәзирә апа бүгенге мул тормышка шөкерана кылып, безнеке кебек балачакны бер сабый да күрмәсен, яшь буын бәхетле үссен, дигән теләкләр белән очрашуны тәмамлады.

Яу кырларында илебез иминлеге өчен башларын салган, тылда хезмәт итеп, тир түккәннәрне бүген ихтирам белән искә алабыз, яшъ буынны да аларның кылган батырлыклары алдында баш ияргә өндибез.

60 нчы “Шәүлегән” балалар бакчасының 9 нчы төркем тәрбиячеләре

Ганиева Алсу Хәлимовна,Сарварова Сәвия Мингазовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев