Килегез безнең янга!
Без мәктәбебез янындагы агачларга җимнәр элдек. «Килегез безнең янга, канатлы дусларыбыз! Сыебыздан авыз итегез!» – дип чакырабыз без канатлы дусларыбызны.
Шушы көннәрдә «канатлы дусларыбыз» турында сыйныф сәгате үткәрдек. Кошлар турында күп материал туплап, күзәтеп нәтиҗә ясадык. Көне буе урамда очраган кошларның саны кеше ышанмаслык күп булды. Ут чыбыкларында кабарынып утыручы чыпчыклар, өй түбәләренә кунаклаучы күгәрченнәр, тәрәзәгә чиртүче саескан, чүп савыты янында казынучы каргалар, агачтагы җимешләрне чүпләүче песнәкләр һәм башка кошлар дисеңме – санап бетерерлек түгел... Ләкин салкыннан алар туңа, күшегә. Без мәктәбебез янындагы агачларга җимнәр элдек. «Килегез безнең янга, канатлы дусларыбыз! Сыебыздан авыз итегез!» – дип чакырабыз без канатлы дусларыбызны.
Гөлсинә Фәхриева, Балык Бистәсе районы, Котлы Бүкәш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев