Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Киләчәк — лидерлар кулында

Безнең хәбәрчебез Рәйсә Абдуллина россиякүләм «Большая Перемена» конкурсының полуфиналында катнашты.

Казанның Универсиада авылында россиякүләм «21нче гасыр лидеры» конкурсының финалы һәм шулай ук россиякүләм «Большая Перемена» конкурсының полуфиналы узды. Конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән (Калиниград, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Алтай, ХМАО республикаларыннан) 500 дән артык яшүсмер җыелды. 
Татар яшьләре — иң шәпләре
Әлеге зур конкурс-форумга «Большая Перемена» фестиваленең полуфиналисты буларак бару бәхете миңа да тәтеде. Татарстан Делегациясе өчен башта Татарстанның Яшьләр эшләре министры урынбасары Мостафина Софья Альфредовна белән очрашу оештырылды. Софья Альфредовна барлык катнашучыларга да уңышлар теләде һәм илебезнең киләчәге лидерлар кулында икәнен әйтте. 
Татарстан Делегациясенең җитәкчесе PRO-дети организациясеннән Колесникова Дарья иде.
Гомумән әйткәндә, Татарстан катнашучылары активлыклары белән аерылып тордылар. Андриянова Виктория, Белялова Венера махсус номинациядә Рөстәм Миңнехановның бүләгенә ия булсалар, Хәйруллина Эвелина абсолют лидер исеменә лаек булды. 
Бу биш көн дәверендә төрле шәһәр-төбәкләрдән килүчеләрне ачык йөз белән кабул иткән Татарстан Республикасы вәкилләре барлык чараларда катнашып, мастер-классларда тәҗрибә туплап, кейслар чишүгә зур тырышлык кертеп, үзләренең чын лидер икәнлекләрен дәлилләделәр
Тыгыз режим
Дөресен әйткәндә, әлеге биш көн эчендә шулхәтле күп вакыйгалар, кызыклы очрашулар, искиткеч сәләтле спикерларның чыгышларын караулар булды ки, барысын да сүз белән тасвирлап бетереп булмый. 
Икенче көнне Пирамида үзәгендә  "21 гасыр лидеры" конкурсының ачылу тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов кебек күренекле шәхесләр чыгыш ясады, «Казан» бию ансамбле һәм башка артистлар ярдәмендә ачылу тантанасы җыр-бию, шатлыклы көлүгә күмелеп бик күңелле узды. 
Аннан соң катнашучыларны "Урам" экстрим-паркы һәм Казан Кремле буенча экскурсия көтте. 
Профессиональ гид катнашучыларны Казан тарихы белән таныштырды. Аннан соң лидерларны зур сюрприз көтте! Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында тантаналы рәвештә танылган фигурист һәм хореограф Илья Авербух белән очрашу үткәрелде.

Авербух үзенең уңышка юлы турында сөйләде һәм барлык лидерларга да кыйммәтле киңәшләрен бирде. Катнашучыларга  хәтта аңа сорау бирү мөмкинлеге дә булды. Мин Илья Авербухка үземне күптән борчыган сорауны бирдем: "Чын лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? " — дип сорадым мин аннан. Илья абыйның искиткеч акыллы һәм мәгънәле җавабы сокландырды.
Ул: " Чын лидер беренче чиратта җаваплы булырга тиеш. Һәм иң мөһиме, ул үзе өчен генә түгел, башкалар, үзе артыннан иярткән кешеләр  өчен дә җаваплы икәнен беркайчан да онытмаска тиеш! " — дип җавап бирде. 
Илья Авербух белән очрашудан соң, тамак ялгап алгач, барлык катнашучыларны да отрядларга бүлделәр. Мин, бәхеткә каршы, иң шәп, кояшлы 1нчы командага эләктем. Безнең кураторыбыз игелекле, мөлаем кояш нуры — Марина иде. Отрядыбызга иң шәп, текә лидерлар җыелуы хакында зур горурлык белән искә алам!
Киләчәкне үзгәртергә омтылу
Нәрсә соң ул, "Большая Перемена"? Исеме ук әйтеп тора бит! Зур үзгәрешләр. Өченче көнне барлык катнашучыларны да төркемнәргә бүлеп "Большая Перемена" кейсларын эшләргә җибәрделәр. Без 5 сәгать буе яшьләр өчен маршрутлар төзедек, мәктәп укучылары өчен "Большая Перемена" клубларының план-концепциясен төзеп, анализладык. Аннан соң лидерлар һәм полуфиналистларның символы булган "Вжух" песиенә яңа образ төзедек. 
Кызыклы кейсларның берсе булып регионда яшьләрне калдыру өчен оештырылган чараларны анализлау тора иде. Без чараларның уңай һәм тискәре якларын санап чыктык, проблемаларны һәм аларны чишү юлларын билгеләдек. Аннан соң безне лидерлар өчен оештырылган кейс көтә иде. Ягъни, яшьләр сәясәте темасына тест. Бу йомышны да уңышлы үтәп чыккач, ниһаять, безне оркестр концертына алып бардылар. Моңлы музыка белән күңел кылларын тибрәткәч, без бүлмәләргә таралдык. Чөнки икенче көнне проект яклыйсы бар бит! Дөрестән дә, дүртенче көн проект яклау белән башланды. Саллы дәлилләр  китереп, проект эшебезне яклап чыккач, безне "Игелек" кейсы көтә иде. Илдә волонтер хәрәкәтенең үсеше көчәю һәм игелеклек сыйфатының артуы өчен ни эшләргә кирәк икән дип баш ваттык без. Ахырдан, "БлагоДарю" сайтын эшләү планнарын төзедек. 
Көн үзпрезентация һәм командалар эчендәге шәмчек белән тәмамланды.
Менә булды да! 
Бишенче көнне кәеф шәптән түгел иде шул. 
Бу вакыт эчендә шундый якын, үз булып беткән кешеләр белән аерылышырга туры киләчәк бит. 
Кичен исә "21 нче гасыр лидеры" конкурсының финалы һәм "Большая Перемена" ның полуфиналы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде. 
Лидерларның да лидерлары булып чыккан җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлап, зур бүләкләр бирделәр. Кызганыч, җиңүчеләр исемлегендә мин юк идем. 
Әмма "Большая Перемена" конкурсының финалына чыгу өметемне югалтмадым һәм хәзер дә  түземсезлек белән исемлекне көтәм.
Мондый искиткеч мөмкинлекне, үзеңдәге лидерлык сыйфатларыңны күрсәтә алуны тәэмин иткән Татарстан Республикасына һәм мине әзерләүдә зур тырышлык куйган укытучым Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызына рәхмәтем чиксез.

Рәйсә Абдуллина, Балтач, Карадуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев