Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хисләр тулы җәй

Менә  атналар, айлар узды, вакыт чапты-чапты да август ахырына килеп туктады.

Әйе, үземә дә ышануы кыен, әмма 2022 елның җәе инде ахырына якынлашты. Яңа дуслар, танышулар, тупланган тәҗрибә, рәхәтләнеп ял итү, кәеф алулар – болар барысы да эзсез узмады, "җәйге күңел дәфтәрем"дә калдылар. Әйдәгез, ул дәфтәрне укып карыйк, кичергән хисләрне яңартып, фикердә генә булса да, үткәндә кунакта булып кайтыйк.

Саф июнь

Менә җәй дә башланып киткән, ә мин сизмичә дә торам... Ходаем, бу экзаменнар кайчан гына бетәр дә, мин дә кеше төсле ял итә алырмын икән! Рус телен ятлый-ятлый тәмам нервланып  беттем, юкса...

Менә, ниһаять, ахыргы имтиханны да "биш" билгесенә тапшырып, көндәлегемне яптым. Әмма мәктәп белән алай гына "хушлашам" димә! Әле бакчадагы "практик эшләр" бар! Шулай итеп, июнь башы мәктәп кишерен утап, суган утыртып һәм чәчәкләргә су сибеп үтте.

17нче июнь көнне, мәктәп практикасының соңгы  сәгатен эшләп кайттым да чемодан җыярга керештем. Чөнки тиздән, (иртәгә!) ел буе көтеп алынган «Сәләт» лагерының беренче сменасы "Болгар Туган Тел" аланы башланачак.

...Биләрдә үткәргән бер атна мизгел кебек кенә тоелды миңа. Яңа танышалар, шау-шулы кичке чаралар белән йөрәгемдә тирән эз калдырып, әлеге смена узып та китте.

Июньнең калган атнасы бакчадагы эшләр, көндәлек вак-төякләр арасында сизелмичә узды.

Баллы июль

Хуш исле, баллы чәчәкле, эссе кояшлы иң яраткан аем – июль да килеп җитте, ниһаять! Эссе булгач  рәхәт инде! Кояшта кызынып, су коенып, рәхәтләнеп ял итеп була. Басу чәчәкләре, җитмәсә, хуш исләрен тирә-юньгә кызганмыйча чәчәләр. Шәп! Әле тиздән җиләк сезоны да җитте. Җиләк җыюлар, бакчада чүп утаулар белән июль башланып китте шулай.

Аннан соң чемоданны янәдән – бу юлы ике атналык палаткалы "Романтик" лагерена җыярга туры килде. "Романтик"та көннәр кояшлы томанга төренеп, озакка гына сузылдылар. Төрле спорт, культура чаралары, кичке дискәтүкләр аша әкрен генә бу лагерь да ахырына якынлашты. "Романтик"та мин чын-чынлап хыял баласына әйләндем. Көнозын хыялланып, яңа шигырьләр иҗат итеп, дусларым белән серләшеп узды бу смена минем өчен.

Өйгә кайткач, "корабтан балга" дигәндәй, мине янә зур сәяхәт – бу юлы Изге Биләр җирендә узган Media Biler Forum көтә иде.

Бу сменада узган алты көнне мәңге онытасым юк. Берсеннән-берсе кызыклы вакыйгалар төсле кино пленкалары кебек алышына гына торды, ә мин үземдә яңа сәләтләрне ачканнан ача бирдем. Шахмат та уйнадым, шигырь дә яздым, "ЧГК"да да көчемне сынап карадым, хәтта "боччо" ярышында да командам белән беренче урынны яулауга ирештем. Биредә мин Элвин Грейның моңлы тавышын сәхнәдән ишеттем, күптән хыялланган "Ялкын" хезмәткәре Гүзәл Закированың мастер-классына бардым. Дусларыма, әлеге атна эчендә иң якын терәгемә әйләнгән кешеләргә, искиткеч олы йөрәкле әйдаман абый-апаларга рәхмәтем чиксез. Гомергә онытылмас көннәр, җәемнең иң якты мизгелләре булды бу.

Әйе... Шулай итеп, Биләр җиреннән кайту белән кояшлы, татлы июль ае да тәмамланган икән...

Бәллүр август

Ни өчендер август миндә моңсу ассоцияцияләр тудыра. Бәлки, җәйнең ахыргы ае булганга шулайдыр?

Менә шулай итеп әзрәк салкын, сары августка да аяк бастык.

Күңелдә шаян моңсулык. Моңсу – җәйнең ахыры якынлашканга, ә шаян – алда бер ай бар бит әле!

Кем ничектер, белмим, ә мин август башын гел йоклап уздырам. Быел да шулай булды: ял итеп, башны фикерләр, эшләрдән арындырып, саф һава сулап, әкрен-әкренләп уздырдым август башын. Ял иткәч янәдән Биләргә, РДШ активистлары һәм мәктәп лидерлары өчен уздырылган Leaders Biler Forum җыендым. Бу чарага Калининград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Пермь, Пенза кебек ераклардан да килделәр.

Әлеге сменада, дөресен әйткәндә, бер буш секунд та булмады. Һәр мизгелне без төрле чараларда, мастер-классларда, конкурсларда үткәрдек. Әлеге сменаның иң көтелгән вакыйгасы булып "Классные встречи" проекты кысаларында узган MINMOL TEENS, "Большая Перемена" конкурсларының җитәкчесе Костягина Алина белән очрашу иде. Аның энергиясенә,  сәләтенә сокланмый мөмкин түгел.  

Әйе, әлеге форум дүрт кенә көн узса да, эченә күпме вакыйгаларны сыйдырды...

Менә Сәләтнең соңгы сменасыннан да кайттым. Җәемнең инде беткәнлеген дә аңладым. Салкынча, азсүзле, салмак август та китеп бара. Аңа алмашка алтын көз, салкын кыш, якты яз һәм янәдән җәй киләчәк. Бар нәрсә кабатлана. Август та кабатланачак. Әмма башка фонда  һәм башка кешеләр белән.

Мәңгегә хәтеремдә уелып калган татлы җәйге мизгелләрне  энҗе бөртекләрендәй тезеп, күңел дәфтәремдә яңарта барам. Һәм аларның җылысын тоеп яшь аралаш елмаям. Аннан соң яшьләрне сөртәм дә, якты итеп, ихластан көлеп җибәрәм. Чөнки җәйге тарих безнең йөрәгебездә мәңгегә калачак. Ә тарих язучы булу нинди күңелле бит!

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев