Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хат! Сиңа миннән сәлам!

Язасы язмамны шушындый сүзләрдән башларга булдым әле.

Бүгенге көндә барыбыз да телефон, компьютерга, гомумән, электрон заманага күчеп бетеп, хатларны да ватсап аша гына алышкан чорда, хәзерге заманада, кемнәндер хат көтү, хат алу бик сирәк күренеш.

Инде андый күренешләр хәзер юк дисәм дә, ялгышмам. Тик шулай да, әле хатлар килә икән, моңа бүген чын күңелдән, куанып куйдык.

Көтмәгәндә, уйламаганда, почта ящигыннан кулга хат алганнан соң күңел сөенеч белән тулды.

Бу хат минем дәү әнием Хисамиева Наилә Мирзагали кызына килеп иреште. Конверт эченнән гади генә хат түгел, Тойгелде урта төп гомуми белем бирү мәктәбенең икенче сыйныфында укучы күрше кызыбыз Асманова Алиядән сәлам хаты килеп чыкты. Хәл белешеп язган бик матур дүрт почмаклы хат  иде ул.

Бу хат икеләтә сөенү хисләре уятты, чөнки кечкенә, бары тик башлангач сыйныфта укучы баланың үз куллары белән, чын күңелен биреп, язган хаты бу.

Ул, шундый матур итеп, хәлләр белешеп, үзенең яшенә карата бик эчтәлекле җылы хат язып җибәргән.

Бу хатны язып салуның сәбәпчесе – мәктәп, укытучы һәм дәреслекләрдә бирелгән биремнәр.

Балаларга тәрбия, иң беренче гаиләдән булса, икенче тәрбия мәктәптән, дип гомер-гомергә кабатланып килә.

Менә шушы тәрбияне әлеге көнгә кадәр күрү дә чын күңелдән куанырга мәҗбүр итә.
Эльза Хисамиева, Мөслим районы, Мөслим авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев