Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле яшибез без!

Без быел 5нче сыйныфка күчтек, яңа фәннәр укый башладык, яңа сыйныф җитәкчесе билгеләделәр, яңа укытучылар, яңартылган гимназия һәм башка бик күп яңалыклар булды.

Шуларның берсе – ул без быел бик теләп һәм яратып катнаша торган “Татарстан хәзинәләре” уен программасы. Сыйныф җитәкчебез Суфия Василовна: “Балалар, без быел “Татарстан хәзинәләре” уен-программасында катнашачакбыз!”- дигәч, бер кат каушап һәм икеләнеп калган идек. Булдыра алырбызмы? Оятка калмабызмы?
Менә уенның 1нче туры да башланып китте. “Мин яратам сине, Татарстан” дип атала иде ул. Әлеге турның биреме 7 укучыдан торган команда төзеп, Татарстанга багышланган видеомонтаж әзерләүдән гыйбарәт иде. Без әлеге турга бик ныклап әзерләндек: сыйныф җитәкчебез безгә матур эчтәлекле шигырьләр өйрәтте, үзебез дә Татарстан тарихы буенча күп мәгълүмат тупладык, презентация әзерләдек, Әмирхан белән Илсур татар биюен дә өйрәнделәр. Чыгышыбыз бик матур килеп чыкты, ак төстәге милли киемнәребез, саф татарча Татарстан турында горурланып сөйләүләребез барыбызга да ошады. Эшебезне белгечләр дә югары бәяләделәр. Без I дәрәҗә Диплом белән бүләкләндек!
Ноябрь ае туры –Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган проект төзү иде. Барыбыз бергә киңәшләшкәннән соң, без “Хәтер китабы” ясарга дигән фикергә килдек. Әлеге проектта сыйныф укчыларының берсе дә читтә калмады, безгә бу эштә хәтта әти-әниләребез дә бик зур ярдәм иттеләр.Эшне гаилә архивында сакланган фотосурәтләрне, документларны барлаудан башладык.Әлеге документларга таянып, ерак бабаларыбызның тормыш юлларын өйрәндек, аларның Бөек Ватан сугышына керткән ролен ачыкладык. Гимназия музеенда булдык, андагы материалларны өйрәндек, гимназия китапханәсеннән сугыш чорына багышланган әсәрләрне алып укыдык, шигырьләр ятладык. Эшнең нәтиҗәсе итеп, “Хәтер китабы” ясадык, чыгышыбызны видеопроект итеп әзерләдек. Эш барышында Хәбибуллин Айрат үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан 9 ерак бабасын тапты! Әлеге проект бездә горурлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләде, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтте. Әлеге турда да без I дәрәҗә Диплом белән бүләкләндек!
III тур кышкы каникуллар вакытына туры килде. 8нче гыйнвар көнне шәһәрнең 1нче санлы Балалар иҗат сарае каршында, саф һавада программабыз җитәкчесе Зөлхәбирә Абдулхаевна җитәкчелегендә “ Кышкы сабантуй” чарасы үткәрелде. Без 15ләп станциядә көч сынаштык. Һәр станциядә 2 мәктәп укытучысы берләшеп, уен-ярыш оештырырды hәм бәя бирде. Кәрҗингә кар ату, чанада тартышып йөгерү, кыршау аша чыгу һәм башкалар. Уен- бәйгеләрнең төрлелеге, дәртле музыка астында ярышу, "Татарча бию көйләре!"нә флешмоб бию, селфи төшү безне тагын да ныграк берләштерде, дуслаштырды. Мин бу чарадан дәртләнеп, күп энергия алып кайттым. Дусларым күбәеп китте.
Барлык сыйныфташларым исеменнән укытучыбыз Вәлиева Суфия Васил кызына зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул безнең өчен күп көч куя, мәктәп тормышыбызны кызыклы һәм мәгънәле итә, безне һәрвакыт әйдәп бара, рухландыра! Шуңа без гел алдынгы урыннарны гына яулыйбыз!
Булатова Диләрә, 5б сыйныфы укучысы, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев