Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле сәяхәттән мизгелләр

Күптән түгел без, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары, мәркәзебез Казанга барып рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттык.

Ялыбыз безнең өчен бик тә әһәмиятле һәм файдалы булды. Мәктәбебез директоры – Фәхретдинов Илмаc Илгизәр улы инициативасы белән, хөкүмәт тарафыннан бирелгән «Пушкин карта»сыннан алынган билет белән Татарстан Республикасы Милли музеена экскурсиягә бардык. Анда бик кызык булды, Татарстаныбызның тарихы турында күп мәгълүмат белдек, төрле-төрле экспонатларга карап сокландык.

Шуннан соң кинога кузгалдык. «Мистер нокаут» (12+) исемле фильм карадык. Эчтәлекле сюжет, сезгә дә карарга тәкъдим итәм! Менә шундый мавыктыргыч, күңелле сәяхәттә булып кайттык.

Камилә Вәлиева, Апас районы Каратун мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев