Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле очрашу

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык. Үзебезнең туган шәһәребез Яр Чаллы турында белү максатыннан без ­– 25 нче “Әкият” балалар бакчасының хәзерлек төркеменә йөрүче балалары һәм тәрбиячеләре  Геройлар көненә багышланган чарада катнаштык.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык. Үзебезнең туган шәһәребез Яр Чаллы турында белү максатыннан без ­– 25 нче “Әкият” балалар бакчасының хәзерлек төркеменә йөрүче балалары һәм тәрбиячеләре  Геройлар көненә багышланган чарада катнаштык.

Туган җиреңнең үткәнен, аның геройларын  һәркем белергә тиеш. Шушы максаттан бу чарага кунак итеп шәһәребезне төзүдә катнашкан  мактаулы ветераннар чакырылган иде. Менә алар: шәһәребезнең  почетлы гражданы КамГэсЭнергостройның ветераннар советы әгъзасы Быкадоров А.А., шәһәребезнең почетлы гражданы КамГэсЭнергострой ПУАТ  ветераны Сюткин  А.И., Социалистик Хезмәт Герое Заляев Р.И.

Очрашу Социалистик Хезмәт герое легендар  Е.Н.Батенчук һәйкәле янында башланып, КамГэсЭнергостройның тарихи  музеенда дәвам итте. “Кама таңнары”  газетасының  баш редакторы  А. Сәлимова балаларга шәһәр төзелү тарихы, аның геройлары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.Ветераннар үзләренең чыгышларында балаларга киләчәктә үзләренә юлдаш итеп алырдай файдалы киңәшләрен бирделәр.

Балалар да очрашуга яхшы әзерлек белән килгәннәр иде. Алар бик матур итеп концерт номерлары күрсәттеләр. Шәһәр Советы депутаты С.Ямашев балаларга  КамГэсЭнергостройның юбилеена багышлап яыгарылган китаплар бүләк итте.

Төрле буын вәкилләре очрашуын чагылдырган  күңелләрдә җылы тәэсир калдырган  бу чарадан һәркем канәгать. Күңелле очрашуны оештырган Комсомол районы ТОС “Уютный” оешмасы рәисе Татьяна Мадьяровага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

25 нче “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Муратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев