Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кү­ңел эре­тер­лек сүз­ләр бар...

Кор­ноу­хо­во мә­дә­ни­ят йор­тын­да «Те­ле бар­ның – иле бар» ди­гән әдә­би-му­зы­каль ки­чә үт­кә­рел­де.

Әле­ге ча­ра­га мәк­тәп уку­чы­ла­ры, карт­лар йор­тын­да тәр­би­я­лә­нү­че әби-ба­бай­лар, авыл­даш­лар ча­кы­ру­лы иде. Авы­лы­быз ки­тап­ха­нә­че­се Тать­я­на Уга­ро­ва әзер­лә­гән ма­вык­тыр­гыч те­ма­тик уен­нар­га Гү­зәл һәм Ай­рат Хә­би­бул­лин­нар­ның дәрт­ле җыр­ла­ры, Гү­зә­лия Бәд­рет­ди­но­ва, Оль­га Баст­ры­ги­на, Ал­су Бик­ме­то­ва, На­за­ни Ми­ка­е­лян­ның чы­гыш­ла­ры ямь өс­тә­де. Ки­чә­гә юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның та­тар-рус-инг­лиз те­лен­дә баш­кар­ган «Һәр­ва­кыт бул­сын ко­яш» җы­ры нок­та куй­ды.

Тор­мы­шы­быз­га ват­сап, ин­тер­нет ише әй­бер­ләр ки­леп кер­гәч, сүз­нең тә­ме югал­ды ке­бек. Кай­чак те­ле­фо­ны­быз­га ти­рән мәгъ­нә­ле әзер фи­кер­ләр бе­лән би­зәл­гән рә­сем­нәр ки­леп тө­шә. «Ка­ра әле, нәкъ мин әй­тә­се кил­гән­не әйт­кән дә бир­гән!» – дип шак­ка­та­быз. Тел очын­да гы­на тор­ган фи­ке­ре­без­не дә күп ва­кыт әнә шул әзер рә­сем­нәр яр­дә­мен­дә җит­ке­рә­без. Ма­тур итеп үз ту­ган те­ле­без­дә фи­ке­ре­без­не җит­ке­рү, их­лас­тан те­ләк­ләр те­ләү ( уты­рып хат язу ту­рын­да әйт­кән дә юк ин­де!) тор­мы­шы­быз­дан әк­рен­ләп тө­шеп ба­ра ке­бек. Ту­ган те­ле­без­нең ка­де­ре, сүз­нең кыйм­мә­те кем­нәр­не­дер ка­бат­лау­га кай­тып ка­ла. Юк­ка гы­на:

Кү­ңел эре­тер­лек сүз­ләр бар,

Чир­дән те­рел­тер­лек сүз­ләр бар.

Го­мер буе йө­рәк түр­лә­рен­дә

Сак­лап йө­ре­тер­лек сүз­ләр бар, – дип җыр­лар­да җыр­лан­мый тор­ган­дыр ин­де ул...


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм авыл ЧАРА