Казанны яулап кайттык!
Мин Чаллының 2нче гимназиясендә укыйм һәм шунда эшләп килгән «Тылсым» труппасына йөрим. Мин әле биюгә дә йөрим. Тик бүген сүзем ул турыда түгел.
Сезгә бик кызыклы үткән бер көнебез турында сөйлисем килә. Без беркөнне үзебезнең труппабыз белән бергәләшеп Казанга киттек. Сәбәбе бар, һәм бик шәп сәбәп ул – «Недоросль» дигән мәктәп театр труппалары республикакүләм конкурсында финалга чыкканбыз.
Казанга безне труппа җитәкчеләре, артист апаларыбыз – Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Садыйкова-Әскрова алып бардылар. Тантана Рус яшь тамашачылар театрында булды. Финалга чыкканыбызны беләбез, әмма барыбер дулкынланып көтәбез. Сәхнәдән Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясе төркеме дигәч, авызлар ерылды инде. Безне диплом белән бүләкләделәр. Чын күңелдән бер-беребезне котлаштык.
Аннары инде бик матур спектакль карадык. Илгиз Зәйниевның «Дитя» спектакле иде ул. Менә шәп уйныйлар профессионал артистлар. Алай дисәң, без дә кимен куймыйбыз.
Спектакльдән соң, без бергәләшеп Казанда йөрдек. Кол Шәриф мәчете янында да фотога төштек. Кремль янында да... Аннан соң Бауман урамына киттек. Метрода да йөреп алдык. Безнең Чаллыда юк бит ул.
Иң соңыннан инде өйгә кайтып киттек. Менә шулай зерә дә күнелле үтте минем көнем!
Инзилә Абдуллина, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев