Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казанны яулыйбыз!

Бу көннәрдә минем ничек яшәгәнне белсәгез сез!

Бу көннәрдә минем ничек яшәгәнне белсәгез сез! Башта Казанга «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең финалына барырга насыйп булды. Аннары икенче көнне үк дигәндәй, гимназиядә эшләп килгән «Мизаж» төркеме белән бергә тагын Казанга – «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концертына киттек. Хәер, башыннан сөйлим әле. Ничек булды ул?

«Ак калфак» бәйгесендә – 1нче урын!

Бу бәйгедә мин безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе апа Нурисламова тәкъдиме белән катнаштым. Башта бирелгән темаларның берсенә инша язарга һәм портфолионы җибәрергә кирәк иде. Шуннан соң Чаллыда сайлап алу туры узды. Анда җиңүче булгач, мин изү чигеп, өлеш пешереп, «Ак калфак» бәйгесенең рәсәйкүләм этабына видеолар җибәрдем.

 

Шушы этапларны уңышлы узгач кына мине бәйгенең финалына чакырдылар. Монда да безне һәр яктан сынадылар. Үзебез турында сөйләдек, гаиләдәге традицияләр, танылган татар шәхесләре турында... Иҗади чыгышлар ясадык, токмач кистек. III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары да булдык әле. Күз алдына гына китерегез!

 

Һәм, әлхәмдүлилләһ, миңа VI Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесендә 1нче урын алырга насыйп булды. Барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләмә, татар мохитында үстергән әти-әниемә, татар теленә мәхәббәт тудырган 2нче гимназиямә, Чаллы шәһәренең 13нче сәнгать мәктәбенә, шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдүсә ханым Әюповага, һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына рәхмәт!

«Мизаж» – иң шәп музыкаль төркем!

«Ак калфак»лы татар кызларын менә сез нинди була дип уйлыйсыз? Тырыш, сәләтле һәм, әлбәттә, заманча! Безнең «Мизаж» төркеме кызлары кебек, мәсәлән.

 

«Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акция кысаларында оештырылган музыкаль бәйгедә безнең «Мизаж» тавыш бирү юлы белән  беренче урын яулаган иде. Бу безгә Камал театры каршында оештырылган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында чыгыш ясарга мөмкинлек бирде.

 

Казанда, яшьләр генә җыелган аудиториядә җырлау – кызык та, җаваплы да. Ничек кабул итәрләр безне, дип бераз гына куркып та калган идек. Әмма ошады безгә! Казаннан искиткеч тәэсирләр белән кайттык.

Кыскасы, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп хис итү бик рәхәт!    

Айсылу Ишалина, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев