Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казанга сәяхәт

Көзге каникуллар бик тиз үтеп китте. Иң күңелле вакыйга – Казанга, Иннополиска экскурсия булды.

Көзге каникуллар бик тиз үтеп китте. Кыска вакыт эчендә без матур ял иттек. Иң күңелле вакыйга – Казанга, Иннополиска экскурсия булды. 

29нчы октябрь көнне иртәнге сәгать 6да, җитәкчебез Галина Анатольевна белән автобуска утырып, башкалабызга юл тоттык. Көн яңгырлы булуга карамастан, кәефләр яхшы иде, чөнки без сыйныфыбыз белән беренче тапкыр сәяхәткә чыктык! Иннополиска барып җиткәнче 4 сәгать вакыт сизелми дә үтте.

Иннополис - үзе бер зур дөнья икән! Бик кызыклы һөнәрләр үзләштереп була анда. Студентларның яшәгән тулай торакларын да күрдек, ашханәләрендә ашадык. Истәлеккә фотолар ясаганнан соң, Казанга юнәлдек. 

И, Казан! Яңгырлы көн булуга карамастан, нурлы Казан!..

Башкалада безгә бик ошады. Казан гаилә үзәге - «Чаша» янына бардык иң элек. Ул бик матур җирдә урнашкан, үзенең архитектурасы белән аерылып тора. Аннан соң Кол Шәриф мәчетенә бардык. Мәчеттә иң шук малайларыбыз да тып-тын булдылар. Тынычлык һәм күркәмлек анда! Мәчет эчендә экскурсия тәмамлангач, Кремль мәйданы буйлап йөредек. Безгә бик күп тарихи вакыйгалар турында сөйләде гид апабыз.

Экскурсиябез азагында Бауман урамына чыктык. Һәркайсыбыз истәлеккә сувенирлар алдык, фотосурәткә төштек һәм кайтыр юлга чыктык. Арыган булсак та, кәефләребез шәп иде. Хис-кичерешләребез белән уртаклаша- уртаклаша, фильм карый-карый бик күңелле кайтып җиттек. Бу көн бик матур булып хәтердә калды. Казан шәһәренә укырга килү теләге тагын да көчәйде. 

Казан, без сине яуларга тагын килербез әле!

Якупова Динә, Чаллы шәһәре, 53нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 7Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев