Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казанга “Китапстан” проектының котлау тантанасына бардык

Без Казанга зур чарага - җәйге уку марафоны “Китапстан” проектының котлау тантанасына чакырылган идек.

Без Казанга зур чарага - җәйге уку марафоны “Китапстан” проектының котлау тантанасына чакырылган идек.

23нче сентябрь көнне Милли китапханәгә Актаныш балалар китапханәсе мөдире Фәрхтдинова Ильмира Әлдәм кызы, өч финалист -  районда җиңү яулаган балалар: икенче мәктәп укучысы Сагидуллина Румия, Султанова Нурия, кызым –Харисова Адилә белән юл тоттык. Милли китапханәдә китап сөючеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган, ул шул кадәр матур, иркен, заманча җиһазландырылган.

«Китапстан» марафоны Татарстанның барлык китап укырга яраткан укучыларны берләштерде. Бәйрәмгә республикабызның барлык төбәкләреннән кунаклар җыелган иде. Бәйрәм белән Милли китапханә директоры Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы котлады, китаплар укырга өндәде. Республикакүләм җиңүчеләргә дипломнар һәм затлы бүләкләр тапшырылды, алар рәтендә минем кызым Харисова Адилә дә бар иде.

Ахырдан "MOÑ" театры Григорий Остерның "Дети и Эти" заманча спектаклен карадык. Бу тамаша безгә бик ошады. Спектакль балаларны җаваплы булырга өйрәтте, әхлакый тәрбия бирде.

Республикада шундый шәп проект дөнья күргәнгә мин бик шат. Оештыручыларга зур рәхмәт, балаларны китап укырга тартып, истәлекле бүләкләр белән дәртләндерделәр. Район администрациясына  рәхмәтләребезне җиткерәбез безгә Казанга барырга техника белән тәэмин иткәнне өчен.

Ләйсән Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев