Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казанда Габдулла Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесе үтте

Хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова әлеге бәйгедә катнашты һәм уңышлары турында язып җибәргән.

Габдулла Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесе Казан шәһәре Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында инде 12 тапкыр уздырыла. Шулай булса да мин шушы сәхнәдә әле беренче тапкыр гына чыгыш ясадым. Жюрида: Фәтхуллина Эльмира, Абдуллин Инсаф, Мәхмүтов Марсель һ. б. иде.

Беренче турда 40 катнашучы арасыннан 11 укучыны сайлап алдылар, шуларның берсе - мин. Ләкин икенче турда шуның өстенә тагын Казан мәктәпләреннән дә 10 шигырь укучы өстәлде. Конкурентлар күбәйде, ә мин төшеп калдым.

Күпләр: "Икенче турга үтү - ул үзе зур җиңү" диләр. Әмма дә ләкин бәйгеләрдә җиңүче бер генә була һәм мин моны җиңү дип әйтә алмыйм. Бу чыгыш миңа киләсе елга килеп, үземне күрсәтергә зур этәргеч булды. Һәм бервакыт мин дә "Җиңдем!" - диеп шушы сәхнәдән төшәрмен. Уңышка вак-вак адым белән.

Фирүзә Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев