Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казан шәһәренә сәяхәт

«16нчы сентябрь көнне, Ватаныбызның мәдәни объектларын өйрәнү максатыннан, без Казан шәһәренә экскурсиягә бардык» дип яза Актаныш районы Аккүз мәктәбеннән Шәйдуллина Илвина.

16нчы сентябрь көнне, Ватаныбызның мәдәни объектларын өйрәнү максатыннан, без Казан шәһәренә экскурсиягә бардык.

Казан –Татарстан Республикасының башкаласы, республикада иң борынгы шәһәрләрнең берсе.

Сәяхәтебезне «Россия - минем тарих» мультимедиа тарихи паркыннан башладык. Без монда «Рюриковичлар» һәм «XX гасыр тарихы» экспозицияләре белән таныштык. Соңыннан Казан шәһәренең иң гүзәл урыннарына киттек.

Без Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение Соборында һәм «Туган авылым» да булдык, ә аның янәшәсендәге курчак театры әкияти бер бина кебек тоелды.

«Казан Арбаты» - Бауман урамында йөреп ял иттек. Сәяхәт бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Безнең хатирәләребездә күп елларга сакланып калыр!


Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Илвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәяхәт казан