Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каз өмәсе — авыл тормышының бер бизәге

Яшь буын үз халкының гореф-гадәтләрен белергә һәм истә тотарга тиеш.

Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага 
Шау-гөр килә һәммәсе!

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе — каз өмәләре башлана.
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә — күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталыклары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.

Каз өмәсе — гореф-гадәтләрнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар — татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел, каз тәрбияләү күп көч һәм тырышлык сорый. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм төсен ала. Бүген дә каз өмәсе үз асылын югалтмый, һаман да авыл тормышының матур бер бизәге булып тора.

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр. Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Күргәнебезчә, әлеге йола авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер авылларда ул әле дә шулай дәвам итә.

Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызнын күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр-бию, уен-көлке чагыла. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә.

Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан, Түбән Кама шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары өчен әдәби чара узды. Ә инде очрашуыбызның иң кызыклы мизгеле бергәләп ясаган йомшак мендәр иде. 

Валеева Резедә Мәсхүт кызы, Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев