Каз өмәсе
Мәктәбебездә уңыш бәйрәмендә «Каз өмәсе» күренешен тасвирлап күрсәттек.
Каз — ул иң борынгы кошларның берсе. Әби-бабаларыбыз казны элек-электән үк бик яратып үстергән. Мамыгыннан мендәр ясаганнар, ә итеннән төрле милли ризыклар, бәлешләр пешереп ашаганнар.
Каз өмәсе — татар халкының милли бәйрәме ул. Көз ахырында, гадәттә, авылларда каз өмәләре уза. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Анда берничә хатын-кыз күмәкләшеп, уен-көлке сөйләп, җырлый-җырлый каз йолкый. Аннары чистартылган казларны көянтәләргә асып, су буенда чайкап кайталар. Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Бүгенге көндә дә бу йола-бәйрәм дәвам итә.
Без дә мәктәбебездә уңыш бәйрәмендә «Каз өмәсе» күренешен тасвирлап күрсәттек. Шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, күмәк «Каз канаты» биюен башкардык.
Әти-әниләргә, әби-бабаларыбызга әлеге кичәбез бик ошады. Бәйрәмебез ахырында тәмле ризыклардан, каз бәлешеннән авыз итеп, өйләргә таралыштык. Бу кичә бик күңелле узды.
Амалия Нәбиуллина, Тукай районы Новый поселогы урта мәктәбе, 2нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев