Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Кави Латыйп һәм Геннадий Айди» конкурсының финалына бардым

Чувашия республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылы янында урнашкан «Сәләт» аланында булып кайттым.

Чувашия республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылы янында урнашкан «Сәләт» аланында булып кайттым.

26-27 октябрьдә «Кави Латыйп һәм Геннадий Айди» исемендәге конкурсның финал өлешенә чакырдылар. Бик күп чаралар оештырганнар иде. Мине гаҗәпләндергән һәм бик ошаган вакыйгалар да булды. Бүлмәдәшләрем — Чувашиядән Ислам һәм Ильяс минем белән чип-чиста татарча сөйләштеләр. Алар сөйләшкәндә бигрәк тә «нәстә» һәм «шөгыль» сүзләрен еш кулланалар икән. 

Мин публицистикада, ә апам проза номинациясендә катнашты, апа белән бергәләп катнашу ничектер күңеллерәк тә булды. Анда йөзләп финалист килгән иде, ялгышмасам. Язу буенча дәресләр дә бирделәр. Рәдиф Сәгъди, Йолдыз Шәрәпова, Рәмис Аймәтов киңәшләр бирделәр. Татарча һәм чувашча ике ансамбль чыгыш ясады. Кызлар башкаруында чуваш җырын тыңладык. Алар чын артистлар кебек җырлады.

Катнашучыларга кызыл төстәге бизәкле футболка бүләк иттеләр.

Публицистик өч язмам белән катнаштым. Миңа икенче урын эләкте. Апам да икенче урын алды. «Көмеш Кыңгырау» газетасында эшләүче барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм. Сез безне гел үсендерәсез, мин анда сезнең хакта да сөйләдем.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе, 11нче сыйныф.


Әмирнең иң шәп иҗади әсәрләре ► аның шәхси блогында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев